На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

Путин кул куйды: телефон мошенникларына каршы тору турында закон чыкты

Президент Владимир Путин телефон һәм интернет-мошенниклыкка каршы тору турындагы законга кул куйды, документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.

Дәүләт Думасы законны 1 атна элек кабул итте, 2 көннән соң, аны Федерация Советы хуплады.

Ә сезнең мошенниклар тозагына эләккәнегез бармы, һәм «Интертат» укучылары арасында андыйлар күпме?

Сораштыруны карагыз

VK.Widgets.Poll("vk_poll", {}, "1022416000_1e05dae10186cc3e31");

Документ чаралар комплексын күздә тота, алар арасында:

  • «дәүләт хезмәтләре»ндә (Госуслуги) сим-карталарны дистанцион рәсмиләштерүгә үз-үзеңә тыю билгеләү (самозапрет) мөмкинлеге барлыкка киләчәк;
  • аларны өченче затларга тапшырырга ярамый, ләкин якын туганнарына ярый;
  • россиялеләр халыкара шалтыратуларга, шулай ук спам-шалтыратуларга һәм СМС-таратуларга тыю урнаштыра алачак;
  • шәхси кабинеттагы серсүзне алыштырганда кулланучы 2 хәбәр алачак: беренчесе – кисәтү, икенчесе –раслау коды;
  • «дәүләт хезмәтләре»ндә хәбәрләр, шул исәптән раслау коды, телефон сөйләшүе вакытында килмәячәк;
  • «дәүләт хезмәтләре» шәхси кабинетыннан һәм банк кушымталарыннан баш тартканда иске телефон номеры автомат рәвештә бетәчәк;
  • чакырулар маркировкаланачак – кулланучыда оешма исеме чагылачак;
  • дәүләт органнарына, банкларга, элемтә операторларына һәм цифрлы платформаларга клиентлар белән аралашу өчен чит ил мессенджерларын куллануны тыячаклар;
  • шундый ук тыюны көн саен 500 меңнән артык кулланучы керә торган товарлар һәм хезмәтләр агрегаторлары, сайтлар һәм сервислар хуҗалары өчен дә билгеләячәкләр;
  • банкларны банкоматта клиентның ихтыярыннан башка акча алу булмаганмы икәнлеген тикшерергә мәҗбүр итәчәкләр, һәм әгәр алар булган икән – 48 сәгатькә акча бирүне чикләячәкләр;
  • әгәр шикле гамәлләр теркәлгән булса, банкоматларда операцияләрне туктатачаклар;
  • банклар антифрод-чараларны онлайн-түләүләргә генә түгел, банкоматларга да таратырга тиеш булачак;
  • россиялеләр микрозаймнар алганда биометрияне куллана алачак;
  • мәгълүмат һәм коммуникация технологияләрен кулланып кылына торган хокук бозуларга каршы торуның дәүләт мәгълүмат системасы төзелә.

Закон, башка сроклар каралган нигезләмәләрдән тыш, 1 июньнән үз көченә керәчәк.

Ссылка на первоисточник
наверх