На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Алия – Ришат Төхвәтуллиннар зур компания белән ялга киткән. Бу юлы кайсы якларга?

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсе зур компания белән Төркиягә ялга очкан. Гаилә аэропорт каршында күңелле видео да төшергән. Ришат белән Алия, Ришатның сеңлесе Айгөл белән аның тормыш иптәше Илгиз, кызлары Сәидә рәхәтләнеп татарча бииләр. Дәртле биюләр диңгез ярында дәвам итә. Анда инде яшьләргә, Төркиягә алданрак очып килгән Алиянең әти-әнисе дә кушыла.

Алиянең сторисларыннан аңлашылганча, әти-әниләре, иң беренче чиратта, Алиягә бәби карашырга да килгән. Ләкин сабый көннән-көн үсә, әнисенең каядыр китәргә җыенганын тиз төшенә һәм бер дә аннан каласы килми икән.

«Бүген Айгөл белән кибеткә барып кайтмакчы идек. Әни Алимны карап торырга теләк белдерде. Алим шундый яхшы кәеф белән калган иде. Ләкин 15-20 минут уздымы-юкмы, әни: «Алим туктамый елый, тизрәк кайтыгыз», – дип язды. Аннан әти: «Каты елый», – дип язды. Аннары Ришат шалтыратырга тотынды.

Кайтсак, бала елап беткән. Әни сүзләренчә, бу хәл мин китү белән башланган. Бала инде барысын да аңлый, минем киткәнне сизә һәм үпкәли», – дип яза Алия.

 

Ссылка на первоисточник
наверх