На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Бакчада яшәүче аюлар хуҗабикәне ботарлап ташлаган да чыгып качкан

Петербургта аю хуҗасын ботарлап ташлаган да качкан. Бу хатын аюны бакча участогында асраган. Аюдан тагын зыян күрүчеләр бар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига Выборг районындагы «Гидроникель» бакчачылык ширкәтендә була. Биредә яшәүче хатын ике аю асрый. Ерткычларның берсе хуҗабикәгә каршы котыра һәм хатынны ботарлый, аннары аю участоктан чыгып кача.

Хәзер аюны полиция хезмәткәрләре һәм мылтыклы урманчылар эзли. Зыян күрүчеләр саны ачыклана, диелә хәбәрдә.

«Вести» каналы белешмәсе буенча, аюлар циркныкы була, хатынны ике аю бергә ботарлый. Бу турыда бакчачылык ширкәте башлыгы Алексей Иванов сөйләгән. Хәзер бирегә аюларның хуҗасы килә. Аннары махсус хезмәтләр килеп, аюларны йоклатып үтерәчәк.

Телеграм-каналлар бер аю гына булган, ул читлектән чыгып, хуҗабикәсен ботарлаган да чыгып качкан, дип яза. Бакчачылык ширкәте чатында исә ике аю да чыгып качкан, диләр. Хәзер тирә-якта ату тавышлары ишетелә, урынга килгән полиция һәм махсус хезмәтләр ерткычларны тотарга маташа, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх