На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошел на Х... И не лезь в ЭКРАН. Всё равно к тебе никто не пойдет...Сөяк мие доноры б...
  • Vadim Russ
    Плохо что ли 1 числа?Салават Фәтхетдин...
  • Галина Соколова
    А перевод!?Җир һәм мөлкәт мө...

Ни өчен кеше туңгач борыны кызара, бармак очлары зәңгәрләнә?

Кеше туңгач, аның борыны кызара, бармак очлары зәңгәрләнеп килә.

Чөнки салкында бармакларда кан тамырлары тарая, һәм тире өстендәге тукымалар төсзезләнеп, ярымүтәкүренмәле була. Тирәнрәк катламнарда исә кан туплана. Кислород бетә башлагач, кан караңгырак төскә керә һәм тән тиресе аша бармакларга зәңгәрсу төсмер бирә.

Бу турыда «Вокруг Света» сайтында язалар.

Ә борындагы кан тамырлары салкында киңәя. Өске сулыш юллары, шул исәптән борында да, үпкәләргә бара торган һаваны җылыта. Урамда салкынрак булган саен, җылыту көчлерәк булырга тиеш. Бу тукымаларда көчле кан әйләнеше борын кызаруга китерә, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх