На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошел на Х... И не лезь в ЭКРАН. Всё равно к тебе никто не пойдет...Сөяк мие доноры б...
  • Vadim Russ
    Плохо что ли 1 числа?Салават Фәтхетдин...
  • Галина Соколова
    А перевод!?Җир һәм мөлкәт мө...

Алып баручы Айрат Ильясовның хатыны, җырчы Ләйсән Сөнәгатованың сөенече бар

Танылган алып баручы Айрат Ильясовның хатыны, җырчы, филармония артисты, 3 кыз әнисе Ләйсән Сөнәгатова шатлыклы мизгелләр кичерә. Яңа ел алдыннан аның хезмәтенә бәя биргәннәр. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Ул, мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен, министрлыкның мактау грамотасына лаек булган.

Бүләкне аңа мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырган.

«2024 ел иҗат өлкәсендә уңышлы булды. 22 февральдә минем беренче сольный концертым уңышлы узды. Шулай ук Казан шәһәре филармониясенең күп кенә музыкаль проектларында катнаштым. Алга таба да эшлибез! Яңа проектлар һәм иҗади номерлар әзерлибез.

2007 елдан бирле яраткан эшемне башкарам. Минем хезмәтемә югары бәя биргәне өчен, хөрмәтле җитәкчеләремә рәхмәт», – дип хис-кичерешләре белән бүлешә артист.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх