На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ришат Фазлыйәхмәтов улын күрсәтте

Ришат Фазлыйәхмәтов социаль челтәрдәге сәхифәсендә улы Искәндәр белән күрешергә очуы турында хәбәр иткән иде. Хәзер җырчы улы белән Сочи шәһәрендә очрашуы турында әйтте. Ул үзе кунакханәдә тукталган.

Ришат шәһәр буйлап улы белән җитәкләшеп йөргәнен, баласы белән кочаклашкан видео да куйган. Соңыннан җырчы улының рус теле дәресенә дә кереп утырган.

Улы Искәндәр 3 сыйныфта белем ала икән.

Искәндәр – Ришат Фазлыйәхмәтовның беренче никахыннан туган улы. Алар тормыш иптәше Гөлназ белән малайлары кечкенә чакта ук аерылышкан. Ришат исә улы белән озак еллар аралашмады. «Интертат» белән әңгәмәдә җырчы: «Бала белән аралашасым килә. Хатыным да каршы түгел. Аларның гаиләләре белән күрешәсем генә килми. Әлегә… Үпкә хисем бар. Малай минем исемдә, шунысы мөһим. Хатын миңа шалтыратып, язып: «Кил, без Казанда», – дип хәбәр итәргә тиеш. Әгәр миңа шулай дип язса, мин киләм. Андый гаиләләр бик күп: хатын-кыз әзрәк акыллы булмаса, ир кеше нәрсә эшләсә дә, барып чыкмый. «Әйдә, күрешик», – дип язган вакытларым күп. Ә ул «игнорировать» итә, – дип сөйләгән иде.

2022 елда Ришат Фазлыйәхмәтовның алиментлар түләмәве, улына миллион сумга якын бурычы җыелганлыгы билгеле булды. «Татар радиосы»ның юбилей концерты алдыннан Ришат Фазлыйәхмәтовны суд приставлары алып китте. Ул бу хәлләрдә элекке хатыны Гөлназны гаепләде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх