На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Америкада пассажир самолеты вертолет белән бәрелешкән

Вашингтонның Рональд Рейган исемендәге һава аланына төшеп утырганда Bombardier CRJ700 пассажир самолеты Black Hawk вертолеты белән бәрелешкән, һәм ике очкыч та Потомак елгасына төшкән.

Самолетта 60 пассажир һәм 4 экипаж әгъзасы булган, вертолетта – 3 хәрби. Әлегә судан 18 гәүдәне чыгарганнар, алар арасында исәннәре юк дип яза CBS News.

NBC 4 кеше хастаханәгә озатылган дип яза.

Самолет Канзас штатыннан очып килгән булган. Вертолет хәрби өйрәнүләрдә булган.

Потомак елгасының суы 1,5 градус, бу температурада кеше 10-15 минуттан аңын югалта. Хәзер судан кешеләрне чыгаралар, һава аланын япканнар.

Теракт версиясе каралмый. Бу фаҗига – диспетчерлар яки очучылар ялгышы булырга мөмкин. Хәзер ике версияне язалар – берче: диспетчерлар ике очкычның якынлашканын күргән, аларны аерырга тырышкан, әмма вертолет экипажы җавап бирмәгән, тагын бер версия – диспетчерлар дөрес фәрман бирмәгән.

Очкычларның бәрелгәне видеорегистраторга эләккән.

Ссылка на первоисточник
наверх