На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    алё, копировщики!!! зачем тащить на МТ то, что НИКТО не читает и Никто даже не просматривает???«Әлеге җыр бөтен ...
  • Vlad Melikov
    Это что за тарабарщина?Росприроднадзор: ...
  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...

Урманда йөгерүче ир-атка аю һөҗүм иткән, сөякләрен сындырган

Япониядә аю Яңа Зеландиядән килгән йөгерүчегә һөҗүм иткән һәм аның сөякләрен сындырган. Бу хакта РЕН ТВ яза.

Фаҗига октябрь башында Миеко шәһәреннән ерак түгел урында булган. 32 яшьлек Билли Холлора урман буйлап йөгергәндә, ике Гималай аюын күреп алган. Качарга тырышканда, ул ерткычларның берсе туп-туры аңа таба килүен аңлаган.

Аюларны куркытырга тырышып, кычкыра башлаган.

«Аюның минем өскә сикерергә җыенганын аңладым, һәм ул шулай эшләде дә», – ди Холлора.

Ир-ат йөзен кулы белән сакларга тырышкан, ләкин аю аның кулын эләктереп алган һәм сындырган. Моның белән генә тукталмаган, аягын тешләгән һәм шуннан соң гына йөгерүчене җибәргән.

Шуннан соң Холлора хатынына шалтыраткан һәм аю һөҗүм итүе турында хәбәр иткән. Ир-атны хастаханәгә китергәннәр, анда аңа берничә операция ясалган. Хәзер ул реабилитация уза һәм кулын дәвалый, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх