На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Дару эчкәндә иң зур хата нинди?

Табиб Фернандо Фабиани, күпчелек очракта даруларны ватмаска кирәк, дип кисәтте. Дарулар эчкәндә бу еш кабатлана торган хатаны табиб «Okdiario» басмасы белән әңгәмәдә әйтте, дип яза Lenta.ru

Фабиани билгеләп үткәнчә, җитештерүчеләр күп кенә даруларны ашказаны согыннан саклый торган, нечкә эчәклектә генә эри торган махсус матдә белән каплыйлар.

Ватылганда ул бозыла, шуңа күрә актив ингредиент билгеләнгән урынга җиткәнче активлыгын югалта. Өстәвенә, бу – ашказаны белән проблемалар, мисал өчен, аның лайлалы тышчасы ярсуы белән яный.

Табиб сүзләренчә, пролонгацияле даруларны ватарга кирәкми. Әлеге препаратлар озак вакытлы һәм тотрыклы нәтиҗә тәэмин итә.

Табиб фикеренчә, даруларда сындыру өчен уем яки эз булса, аларны бүлгәләргә ярый. Ләкин бу очракта да дару кабында булган кәгазьне укырга, яки дәвалаучы табибка яки фармацевтка консультация сорап мөрәҗәгать итү яхшырак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх