На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Лавров Россиянең Украина буенча килешүгә әзер булуы турында белдерде

Россия Украинадагы вәзгыятьне җайга салу буенча килешүгә әзер, әмма төгәлләргә кирәк булган билгеле бер элементлар бар, дип белдерде тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров CBS News интервьюсында. Бу хакта РИА Новости яза.

«АКШ президенты ышана, һәм минем уйлавымча, без дөрес юнәлештә алга барабыз.

Президент килешү турында белдерде, һәм без килешүгә ирешергә әзер. Әмма билгеле бер элементлар бар, аларны төзеп бетерергә кирәк. Без нәкъ менә шушы процесс белән мәшгуль», - диде дипломат.

Ак йорт башлыгы Дональд Трамп, Украина кризисының төп сәбәпләрен бетерү кирәклеген аңлаган бердәнбер лидер булса кирәк, дип фаразлады министр. Моннан тыш, ул Украинадагы гражданлык объектларына һөҗүм итүдә гаепләүләрне кире какты.

«Без хәрби объектларга гына юнәләбез. Яки хәрбиләр куллана торган граждан объектлары. Әгәр алар Украина хәрбиләре тарафыннан файдаланылса, Оборона министры, урында командование аларга һөҗүм итәргә хокуклы», - дип йомгаклады Лавров.

Чәршәмбе көнне Лондонда конфликтны җайга салу буенча Америка, Европа һәм Украина делегацияләренең сөйләшүләре булырга тиеш иде. Washington Post мәгълүматы буенча, АКШ Европа илләренә һәм Украинага Кырымны Россиянеке дип танырга тәкъдим итәргә ниятләгән, ә союздашлар алмашка Киев өчен куркынычсызлык гарантияләрен алырга өметләнгән.

Нәтиҗәдә АКШ Дәүләт сәркатибе Марко Рубио һәм Трампның махсус илчесе Стив Уиткофф визитны гамәлдән чыгарды, ә аннары очрашуда катнашудан Бөекбритания, Франция һәм Германия Тышкы эшләр министрлары да баш тартты, очрашу түбәнрәк дәрәҗәдә узды.

Washington Post язганча, сөйләшүләрнең өзелүенә Вашингтонның Киев территорияләрен ташлау турындагы тәкъдимнәрне кабул итәргә теләмәве, ә башта утны тулысынча туктату турында фикер алышырга теләве ачуын китерде.

Ссылка на первоисточник
наверх