13 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кар һәм җепшек кар явачак, көндез урыны белән явым-төшем көтелә. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 8-13 метр тизлектә, төнлә урыны белән 15-20 метр, 25 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +2..-3˚, көндез +5..+10˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
14 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән кар һәм җепшек кар явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +1..-4˚, көндез +7..+12˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
Тулган ай.
Бернәрсә дә чәчәргә, утыртырга, күчереп утыртырга, үсемлекләр белән нинди дә булса эш башкарырга киңәш ителми. Шытымнарны сирәгәйтергә, туфракны йомшартырга, чүп-чар җыярга, түтәлләр әзерләргә һәм үсемлекләр белән турыдан-туры бәйле булмаган башка эшләр башкарырга ярый.
Свежие комментарии