На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Геннадий Веретенников
    А перевести и прочитать интересную статью трудно?Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!«Ир кеше хыянәт и...
  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсендә сөенеч

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсендә сөенечле вакыйга – аларның уллары Алимга 1 яшь тулган.

«Алимның беренче туган көне! Бәйрәмең белән, улым! Вакыт ничек тиз үтә. Син үзең әле кечкенә, шул ук вакытта зур, инде күп нәрсәләр эшли беләсең.

Бала әле кечкенә чакта ләззәт алырга кирәк икәнлеген үзең әти-әни булгач кына аңлыйсың.

Барысы да вакытлыча – йокысыз төннәр дә, теш чыгулар да, сабыйны ашатканнан соң аш бүлмәсендәге тәртипсезлек тә, көнгә 20 ыштан юулар да. Барысы да вакытлыча. Үскәнен сизми дә калырбыз.

Син безнең улыбыз булуың белән чиксез бәхетлебез. Улым, без сине бик яратабыз! Сәламәт, бәхетле бул! Ак юллар сиңа!» – дип яза Алия социаль челтәрләрдә.

Төхвәтуллиннар, Ришатның гастрольләре Башкортстанда булу сәбәпле, Алимның туган көнен Карамалы-Гобәйдә бәйрәм иткәннәр.

 

Ссылка на первоисточник
наверх