На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Туй сәяхәтендә фаҗига: юл һәлакәтендә кияү үлә, кәләш имгәнә

Байкалдан кайтып килешли, авариядә кияү егет үлгән, кәләш имгәнгән. Алар туй сәяхәтенә барган булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Туйдан соң 1-2 көн узгач, яшь пар дуслары белән Байкалга ял итәргә китә. Алар Читадан килә.

Фаҗига 20 августта 15.20 сәгать тирәсендә Байкал трактында була.

«Subaru Levorg» машинасын йөртүче Листвянка бистәсе ягыннан килә. Ул идарәсен югалта, юлдан чыгып китә һәм агачларга бәрелә.

Эчке эшләр министрлыгының Иркутск өлкәсе буенча идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, машина йөртүчегә 24 яшь булган.

Арткы утыргычтагы кешеләр бик нык зыян күрә. Алар Читадан килүче яшь пар була. Егеткә 25 яшь, кызга 24 яшь. Егет урында ук үлә. Машина йөртүче һәм тагын 2 пассажирга медицина ярдәм кирәк була.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Фото: © https://t.me/mvd_38

 

Ссылка на первоисточник
наверх