Маврикия утрауларында Россиядән килгән кыз юкка чыккан. Ул шундагы дусты белән йөрергә чыгып китә һәм шуннан югала. Аның телефоны сүнгән һәм геолокацияне дә күрсәтми башлаган, дип яза «База» телеграм-каналы.
17 августта, иртән, 29 яшьлек Зәлия Шәмигулова үзенең дусты, Маврикия гражданины белән урамга йөрергә чыгып китә һәм 3 сәгатьтән соң кайтырга тиеш була.
Шуннан соң аны беркем дә күрмәгән, ә телефоны элемтәгә чыкмый башлый.Зәлиянең күршесе 18 августта полициягә һәм Россия илчелегенә мөрәҗәгать иткән, әмма әлегә эзләү бернинди дә нәтиҗә бирмәгән. Кызның якыннары сүзләренчә, Зәлиянең Маврикиядәге танышлары үзләрен бик шикле тота, ә полиция тикшерү барышы турында хәбәр итми. Туганнары, Зәлияне урлаганнар, дип шикләнә.
Свежие комментарии