На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Авылда яшәүче хатын төлке тешләгәч үк табибка бармаган һәм үлгән

Волгоград өлкәсендә төлке тешләгән хатын үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Михайловка авылында яшәүче 44 яшьлек хатынны төлке тешли. Аннары ноябрьдә анда котыру чире булуы ачыклана. Бу – быел котыру авыруыннан үлемнең беренче очрагы.

Табиблар сүзләренчә, әлеге хатын төлке тешләгәннән соң ашыгыч профилактик ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән.

Бу турыда «РИА Новости»га төбәкнең сәламәтлек саклау комитетында сөйләгәннәр.

«Мөрәҗәгать иткәндә, гидрофобия симптоматикасы була, табиблар ярдәм итүгә карамастан, ул вафат булды», – дигәннәр ведомствода.

Быел ел башыннан хайваннар тешләп мөрәҗәгать итүчеләр саны 10,5 мең кеше булган. Бу – күп еллар буена уртача күрсәткечтән 28 процентка артык, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх