На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Vlad Melikov
    Это что за тарабарщина?Росприроднадзор: ...
  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...

Илон Маскның табышы 400 миллиард доллардан артып киткән

Америка эшмәкәре, «SpaceX», «Tesla», «The Boring Company», «Twitter» (X) компанияләренең җитәкчесе, «Neuralink» һәм «OpenAI» компанияләренең өлешчә хуҗасы булган Илон Маскның табышы 439 миллиард доллардан артып киткән, дип хәбәр итә «Bloomberg». Ул – табышы 400 миллиардтан артып киткән беренче кеше. Илон Маскның табышы Россия бюджетыннан артып киткән, дияргә була.

439 миллиард долларны ни дәрәҗәдә зур сумма икәнен күз алдына китерергә теләсәк, аны Россия бюджеты белән чагыштырырга була. Дәүләт Думасына кертелгән федераль бюджетта, 2025 елда Россиядә керемнәр 40,3 триллион доллар булыр, дип күзаллана. Илон Маскның табышын сумнарга әйләндерсәк, ул Россия бюджетыннан күбрәк – 45 триллион 336 миллиард сум.

Илон Маск Трампка президент булырга ярдәм итте һәм, шушы ярдәменнән соң, аның акцияләренең бәясе бик нык – 66 процентка кыйммәтләнеп киткән.

«Bloomberg» хәбәр итүенчә, икенче урында – «Amazon»га нигез салган Джефф Безос ($244 млрд), өченче урында – Россиядә экстремистик дип табылган һәм тыелган «Facebook» хуҗасы Марк Цукерберг ($219 млрд). Калган эшмәкәрләрнең табышы 200 миллиард доллардан азрак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх