На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Асылмалы күпердән барган әби белән оныкны җил суга очыртып төшергән – әби үлгән

Забайкальедагы асылмалы күпердән чыкканда, әбине һәм аның оныгын җил елгага очыртып төшергән. Алар бозлы суга килеп төшкәннәр. Әби үлгән, малайны коткарганнар. Бу хакта «SHOT» телеграм-каналы яза.

Михайловка авылы белән Приисковый бистәсен тоташтыручы күперне давыл аркасында япкан булганнар. Ләкин, җирле халык сүзләренчә, 9 яшьлек бала белән аның әбисе әлеге күпергә керергә мәҗбүр булган, чөнки бу – мәктәптән кайту өчен бердәнбер юл.

Алар җилгә каршы тора алмаган. Алар егылып төшәүгә үк, авыл халкы шунда ук аларга ярдәмгә ташланган. Әби «ашыгыч ярдәм» машинасында вафат була, укучы хастаханәгә озатыла. Аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.

Җирле халык бу күперне «биюче күпер» дип атый. Әлеге күперне төзегән вакытта вәкаләтләрен арттырган өчен, Приисковый башлыгы Юлия Федорованы хөкем итәләр. Бу хәлгә кадәр үк күпер җилдән зыян күргән булган һәм 30 млн сумлык ремонт таләп иткән.

Ссылка на первоисточник
наверх