«Куйдык нокта», – дип хәбәр сала социаль челтәрләрдә җырчы Рәфинә һәм Рәзил Камаловлар гаиләсе. Өч бала тәрбияләүче Камаловларга ни булды, араларыннан «кара мәче» үттеме икән әллә, дип борчылып куйгандыр «подписчик»лары. Юк-юк, барысы да яхшы. Шул исемдәге яңа җырларын тәкъдим итүләре икән.
«Куйдык нокта!
» Безнең башкаруда сүнгән хисләр, аерылышу турында яңа җыр туды. Чыгарабызмы? Әллә мондый җырлар гаилә дуэтларына хас түгел дип саныйсызмы? Фикерләрегезне калдырыгыз әле», – дип, тыңлаучыларыннан киңәш сораган пар.Җырның җыртыгы юк, диләр бит. Булсын соң аерылышу турында. Иң мөһиме – бер-берсе арасында мәхәббәт яшәсен. Тыңлаучылары да шул фикердә. «Җыр – «ут», тизрәк чыгарыгыз», – дип язалар аларга.
Свежие комментарии