На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

«Мин түгелме соң бу?» – Габделфәт Сафин концертына «игезәге» килгән

Җырчы Габделфәт Сафин концертында кызык хәл булган. Сәхнәгә ире белән бер ханым күтәрелгән. Ә ире, йөз-кыяфәте белән Габделфәт Сафин үзе кебек икән.

«Безнең авылда минем иремне «Сафин» дип йөртәләр. Туган-тумачалар да шулай әйтә. Ә белмәгән кешеләр, үтеп барганын күрсәләр: «Габделфәт Сафин бит бу», - дип, тукталып калалар.

Шуңа сезнең концертыгызга килдек. Икегезнең арагызга басып, истәлеккә фотога төшәсем килә», – дип сөйли ханым.

Габделфәт Сафин, чынлап та үзенә бик нык охшаган «игезәге» белән кочаклашып күрешә.

«Ничә яшь?» – ди ул аңа.

Данисның: «54», – дип җавап бирүенә: «О, мин дә 54тә, әйе», – дип көлдерә халыкны.

«Минем яшь бара. Бөтен Россия буйлап аны гына җибәрәм хәзер. Молодец, Данис Сафин», – дип үсендерә.

«Карале, тач мин бит, әйеме? Охшаган «прәме». Каблук кисә әзрәк, корсак үстерсә чүт кенә. Нәкъ мин! Менә алдан үтеп китте. Минәйтәм, мин түгелме соң бу?» – дип тә шаярткан Габделфәт Сафин.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх