На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Сергей Другов
    Что это за бредятинаАйдар Фәйзрахмано...
  • vasyn
    Какого чёрта на русскоязычном сайте язык папуасов?Сөйгәнең белән ин...
  • Серега
    Трынды ахлы мастурбек-вали домой,бахран уцсу!Зөлфирә Шәйдуллин...

Марсилә Искәндәрова улының исемен әйтте

Популяр алып баручы Марсилә һәм музыкант, җырчы Илфир Искәндәровлар икенче бәбиләренең исемен әйтте. Сабый Эмиль атлы булачак. Сөенечле хәбәрне Марсилә бүген, бөтен гаиләләре бергә җыелгач хәбәр итте.

Марсилә Искәндәрова бәби тудыру йортыннан башкалар кебек үк матурлап, бәбие белән бергә чыга алмаган иде.

Сәламәтлеге белән проблемалары булу сәбәпле, аңа хастаханәдә калырга туры килде. Ул 1 айдан артык дәваланды, сабыен өйләрендә тормыш иптәше Илфир һәм әниләре карады.

Бүген исә Марсиләне хастаханәдән өйгә чыгарганнар. Аларның фатирында зур бәйрәм булган – әти-әниләре, якыннары җыелган. Әни кеше, ниһаять, кечкенә Эмильне кулларына алган. Олы уллары Радэль дә әнисенең өйгә кайтуына чиксез шат. Марсилә куаныч тулы кадрлар белән социаль челтәрләрдә уртаклашты.

 

Ссылка на первоисточник
наверх