На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

16 подписчиков

Свежие комментарии

  • Александр Пятнистый
    Надо внимательнее быть и прагматичнее- во- первых МТ дает мсто Татар-Информ. А Татарстане говорят и на родном-татарск...Өй шартларында ко...
  • Евгений Иванов
    Писатель иди домойНинди дога укысаң...
  • valeri bolgov
    Если "МИРТЕСЕН" публикует статью на татарскогм языке, значит скоро это будет единственный государственный. Преподават...Өй шартларында ко...

Әлбир хәзрәт Крганов: «Илен сакларга барган кешенең шәһитлек дәрәҗәсенә ирешүе ихтимал»

30 елдан артык Чувашия мөфтие булган Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов мөфти вазифасыннан китә. Шул уңайдан «Интертат» Әлбир хәзрәтнең үзе белән сөйләште.

Чувашиянең Шыгырдан авылындагы «Өч сәхәбә» исемле Җәмигъ мәчетендә Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 еллыгына багышланган корылтай узды.

Корылтайда күтәрелгән төп мәсьәлә – төбәкнең яңа мөфтиен сайлау. Чувашиянең яңа мөфтие итеп Ильяс хәзрәт Сафиянов билгеләнә. Моңа кадәр ул Чувашия Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары вазыйфасын башкарган. Әлбир хәзрәт Крганов аны исламның традицион юнәлешен дәвам итүче буларак тәкъдим итте һәм бу вакыт эчендә үзен тәҗрибәле, профессиональ җитәкче буларак танытуын билгеләде.

Әлбир хәзрәт Крганов 1994 елдан башлап Чувашия Республикасы мөфтие вазифасын үти. Хәтта 2016 елда Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы итеп билгеләнгәннән соң да, ул Чуашстан мөфтие вазифаларын башкаруын дәвам итте.

Әлбир хәзрәт, ни өчен Чувашия мөфтие вазифасыннан китергә карар кылдыгыз?

Мин 2017 елда ук корылтайдан мине вазифадан азат итүләрен сораган идем, әмма алар риза булмадылар. Шушы еллардан соң, без хәзрәтләребезне үстердек, мөхтәсибләр, казыйлар дәрәҗәсенә күтәреп, мөфтинең беренче урынбасары ясап, мөселманнарага таныттык, «Кемнәргә риза булырсыз?» – дип күрсәттек. Төрле кандидатуралар арасыннан Ильяс хәзрәт Сафияновны Чувашия мөфтие итеп билгеләргә риза булдылар. (Моңа кадәр Ильяс хәзрәт Сафиянов Чувашия Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары вазыйфасын башкарган. – иск. «Интертат»)

Шулай ук мин Ильяс хәзрәттән тыш, Мансур хәзрәт Хайбулловның да алдагы 5 елда Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә рәис вазифасын башкаруын дәвам итү тәкъдиме белән чыктым. Икесенең дә кандидатурасын уздырдык. Менә алар хәзер матур итеп хезмәт итәчәкләр, икесе дә бер авыл егетләре, белемнәре дә бик яхшы. Ильяс хәзрәт – Коръәнхафиз да, халыкка да танылган кеше.

Ә мин – Мәскәү мөфтияте җитәкчесе дә, аннан соң Россия мөселманнары Дини җыенының башлыгы да, безнең 34 төбәк белән эш бара, әле тагын берничә төбәкнең дә мөрәҗәгате бар. Шуңа күрә эштә зур йөкләнеш булу, аннан соң, Чувашиядә мөфти булгач, урында, җирле идарәдә эшләп утырырга тырышырга кирәк, ә андый мөмкинлекләр бик юк. Яңа юл булса да, Мәскәүдән Чувашиягә кайтырга 5 кенә сәгать китсә дә, башка өлкәләрдә эшләр бик артты. Мәскәүдә дә социаль-мәгърифәти федераль проектлар, мөселманнар комплексын төзү эшләре бар.

Сез ЛНР белән хезмәттәшлек итәсез, аларга ярдәм күрсәтәсез. Соңгы тапкыр анда кайчан булдыгыз? Андагы хәлләр һәм эшчәнлек турында сөйли аласызмы?

Луганск Халык Республикасында хәзер 15-16 мәхәлләбез бар, мөфти Эльдар хәзрәт Гамбаров эшне бик матур гына алып бара. Хәзер анда үземнең баруыма бер ярты ел бардыр.

Россия мөселманнары Дини җыеныннан Мәскәү өлкәсендә булган мөфтиебез Дауд хәзрәт Мөхетдинов Оборона министрлыгы белән хезмәттәшлекне алып бара: даими рәвештә гуманитар ярдәм итә, егетләр белән яңа төбәкләрдәге хастаханәләрдә күрешеп тора. Хәзерге вакытта без анда мәдрәсә булдыру өчен тырышып йөрибез. Яңа төбәкләрдә Россия тарихы буенча да белемнәргә, татар теленә дә өйрәтә һәм, әлбәттә, дини яктан да белемнәр бирүче методик үзәк кебек мәдрәсә оештыру өстендә эшлибез.

Гыйбадәтханәләрне, мәчетләрне төзекләндерү эшләре дә бара, әлбәттә, кайберләрендә һөҗүм иткән коралларның эзләре калып тора әле. Луганскиның Җәмигъ мәчете дә ремонтта, аның тышкы кыяфәтләрен җайладылар, ләкин диварларын, манараларын төзекләндерү эше дәвам итә әле.

Херсон белән Запорожьеда мөфтиятләр бармы?

Запорожьедан инде күп тапкырлар мөрәҗәгатьләр булды. Андагы 2 тәбәктән дә мөселманнар инде ничә тапкыр безнең белән күрешергә дә килделәр, аларның безнең белән хезмәттәшлек итәргә теләкләре бер. Без Россия мөселманнары Дини җыенының киләсе президиумында аларның мөрәҗәгатьләрен караячакбыз.

Димәк, ачу исәбе бар?

Әйе, аларның оешкан мәхәлләре бар да инде, без хәзер хезмәттәшлек итү мәсьәләсен уйлыйбыз. Аларга ничек ярдәм итү мәсьәләләре буенча киңәшләшәчәкбез, аларның да безгә үтенечләре бар.

Яу кырында үлүчеләр шәһит булган дип санала. (Исламда, шәһит китүче кеше җәннәткә керә, дип исәпләнә. – иск. «Интертат»). Махсус хәрби операция зонасында үлүчеләрне «шәһит» дип атау дөресме?

Үзенең туган илен, гаиләсен, җирен сакларга барган кеше олы дәрәҗәгә ирешергә өметледер, дип ышанабыз без. Аллаһы Тәгалә үзе генә белә нинди дәрәҗә булуын, ләкин ислам шәригате нигезенә караганда, дәүләтне саклау өчен сугыш кырына барган кешенең шәһитлек дәрәҗәсенә ирешүе бик ихтимал.

Соңгы вакытта күпхатынлылык, хатын-кызга мисвак белән сугарга ярау, Дамир Мөхетдиновның Россия тарихы турында әйтелгән сүзләре бик зур тавыш күтәрде. Сез әлеге мәсьәләләр буенча нәрсә әйтер идегез?

Беренчедән, бу мәсьәләләрнең берсе дә яңалык түгел. Дамир Мөхетдиновның сүзләре – академик булган кешенең тарихка бәя бирүе. Минем тарих буенча белемнәрем ул кадәр хосусый тирән булмаганга күрә, аңа оппонент була алмыйм, аңлатма бирү дә бик кыен. Тарих бит ул – бер мәсьәлә, аны төрле якка тарткалыйлар, ә дин – башка мәсьәлә, шуңа күрә мин аларны бутамаска чакырыр идем.

Мисвак кебек мәсьәләләрне аңлатканда, безнең дөньяви кануннар белән яшәвебезне күз алдында тотарга һәм фикерне бик дөрес итеп аңлата белү дә кирәк. Белемең җитеп бетмичә андый мәсьәләләргә керү бик зур резонанслар, мөселманнарга каршы ямьсез сүзләрне, каршылык дулкыннарын уята, янәсе, «мөселманнар хатын-кызларга нәфрәт белән карый икән» дигән караш тудыра. Шуңа күрә имамнарыбызга бу мәсьәләләрдә бик уйлап сөйләргә кирәк.

Күпхатынлылык буенча аятьләр Коръәндә күрсәтелгән, ул аятьләр 1400дән артык еллар мәгълүм безгә. Шуның өчен бу мәcьәләне дә күпертүнең кирәге юк. Без – күпмилләтле, күп динле илдә яшибез. Һәм безнең илнең кануннары Конституциядә нигезләнгән, динебезгә каршы кануннар юк. Шуның өчен бу якны да карарга кирәк. Мин ул фәтваларны игълан иткәнче, мәсәлән, сәяси казуслар килеп чыкмасын өчен, башта аларны дин галимнәре белән дөньяви галимнәре үзара аңлашып, соңыннан гына халыкка чыгарырга тәкъдим итәр идем.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх