Бу көннәрдә социаль челтәрләр, сторис-статусларны сабыйларның Яңа ел бәйрәмнәреннән фото-видеолар бизи. Гүзәл һәм Илдар Хәкимовлар да кичә иң кечкенә кызлары Ариананың Яңа ел «утреннигы»на барган. Алар бәйрәмнән самими видеолар белән уртаклаша.
Ариана йөри торган балалар бакчасында Чыршы бәйрәме русчалы-татарчалы бара.
Балалар татарча да бик матур җырлар башкаралар, шигырьләр сөйлиләр. Бәйрәм программасында татар җырчыларының җырлары да яңгырап тора.Бу – сабыйларның әти-әниләре дә чакырылган беренче бәйрәм булса кирәк. Балалар барысы да кечкенә әле. Бер «бәләкәй куян»ның күңеле дә тулып китә. Ул, биюе турында бөтенләй онытып, «әни» дип елап җибәрә.
Ариананы бәйрәмгә тиен итеп киендергәннәр. «Безнең тиенебез дөрес биеп бетермәсә дә, хис-кичерешләр чиктән ашкан. Чын күңелдән сөенә балакай», – дип күрсәтте Гүзәл баланың биегәнен.
Кыскасы, бәйрәм бик күңелле үткән. Сабыйлар чыгыш ясаган бәйрәм башкача була да алмыйдыр инде ул. Гүзәл белән Илдар Хәкимовлар да Яңа ул «утреннигын» «иң шәп концерт» дип бәяләгәннәр.
Ариананың Чыршы бәйрәменнән тагын видеокадрлар:
Свежие комментарии