На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Маҗараларсыз йөри алмыйм» – Гөлназ Асаева белән Вилли ялда авырган

Гөлназ Асаева Виллиның туган көненә онытылмаслык бүләк ясавы – аларның Мисырга ялга очулары турында язган идек. Ләкин җырчыларның кәефләре шәптән түгел. Чөнки алар авырып киткән. Гөлназ үзен кичәдән бирле начар хис итә, үзләренә берәр ярамаган ризык эләккән дип саный.

«Минем һәрвакыттагыча инде. Эчем авырта, күңелем болгана.

Агуландым бугай. Мин маҗараларсыз йөри алмыйм инде. Температурам 38,5. Нимесил белән генә төшерә алдым. Вильданның да эче авырта. Ярый инде аның температурасы юк бугай», – дип сөйли ул сторисларында.

«Менә, үзем белән запас трусик алдым», – дип кушыла аңа ире.

Бу сүзләрдән көлешсәләр дә, җырчыларның ял итәргә дип килеп, чирләп ятканга борчылулары йөзләренә чыккан. «Әле тагын 3 көн ял итәсебез бар. Унысы гына кайтабыз», – дип сөйләгән Гөлназ Асаева.

 

Ссылка на первоисточник
наверх