На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Курск өлкәсендә авырлы яшь ананы әнисе һәм баласы күз каршында атып үтергәннәр

Курск өлкәсе Суджа шәһәреннән эвакуация вакытында 24 яшьлек хатын-кызны атып үтергәннәр. Нина ире Артем белән аерым ике машинада шәһәрдән чыгып киткән. Ире алдан барган, Нина әнисе һәм улы белән – икенче автомобильдә. Ире әйтүенчә, куаклар арасыннан аларга ата башлыйлар. Ире утырган автомобильгә күпсанлы пулялар тия, әмма аңа зыян килми.

Рульдәге Нинаны атып үтерәләр, улы яралана. Ире әйтүенчә, куаклар арасында утырган солдатның каскасында зәңгәр тасма була – бу Украина хәрбиләрен билгели торган билге.

«Ул терәп диярлек атты, без аның ягына бара идек. Машинаны тишкәләп бетерде, автомобильгә 8 пуля тиде, миңа берсе дә эләкмәде. Мин узып киткәч, ул аларга ата башлады. Мин туктадым, тизрәк бар дип кулымны болгадым. Ул бара иде – мин аңа тимәде дип уйладым. Әмма ул инде аңын югалткан булган – хатынның әнисе рульне тотып барган. Минем машинага килеп бәрелде. Ишекне ачкан идем, Нина инде гырылдый иде. Аңына китермәкче булдык, әмма яралары тирән иде. Нинаның әнисе аны һәм улымны минем машинага утыртырга булыштык, без хастаханәгә киттек, юлда барганда Нина үлде», – дип сөйләгән Артем «База» каналына.

Нина авырлы булган. Артем әйтүенчә, алар кем туасын әле белмәгәннәр (ике генә ай булган), әмма кыз туар дип өметләнгәннәр.

Кичә Суджа шәһәре янында ашыгыч ярдәм йөртүчесе һәм табиб һәлак булды. 28 кеше яраланды дип хәбәр ителгән иде.

Бүген Путин Курск өлкәсендәге вәзгыятькә кагылышлы иминлекс советы утырышын уздырды. Генераль штаб җитәкчесе Валерий Герасимов әйтүенчә, Украина хәрбиләренең һөҗүме туктатылган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх