Чаллының икенче номерлы «Комсомольский» полиция бүлеге хәбәрсез югалган балигъ булмаган баланы - 2010 елгы Терентьева Надежда Александр кызын эзли. Кыз 2025 елның 8 апрелендә өеннән (3/30/3, 1 подьезд) 19:54 сәгатьтә чыгып киткән, дип яза Чаллының «ВАСИЛИСА» эзләү-коткару отряды Телеграм-каналы.
Кызның буе 165 см, ябык гәүдәле, күзләре соры-зәңгәр төстә, аксыл коңгырт чәчле.
Кара мехлы куртка, ак кофта, кара джинс чалбар кигән була.
Кызның кайда булуын белгән кешеләрнең 8 965 627-83-02 телефонына шалтыратуларын, яки «Челны Поиск Василиса» төркеме администраторы Екатерина Денисенкога шәхси хәбәрдә язуларын сорыйлар.
Свежие комментарии