Организмның гормоннар эшләп чыгару графигын белү – көнне дөрес планлаштыру өчен мөһим. Нишләп төштән соң йокы төшә? Кайчан нинди эшкә алынырга кирәк?
1. Иртәнге 6:00гә кадәр серотонин – бәхет гормоны эшләп чыгарыла.
2. 6:00дә кортизол – организмны уяулыкка әзерли торган гормон күтәрелә. Баш мие бу вакытта бик яхшы эшли, көнне планлаштырырга менә дигән вакыт.
3. 7:00дә мелатонин (йокы гормоны) эшләп чыгарылудан туктый.
4. 8:00дә мускул гормоннары уяна. Спорт, хәрәкәт өчен уңай вакыт.
5. 10:00-14:00 сәгатьләрдә хәтер, игътибар һәм истә калдыру өчен җаваплы нейрогормон эшләп чыгарыла. Акыл эшчәнлеге өчен уңайлы вакыт.
6. 14:00-16:00 сәгатьләрдә йокымсырау күзәтелә – 20 минут йоклап алырга була . Өстәвенә, бу – соматотропин дигән үсеш гормоны эшләнүнең иң югары ноктасы.
7. 17:00дән кортизол кими. Мөһим карарлар кабул итүне туктатырга кирәк.
8. 21:00дә мелатонин эшләп чыгарыла башлый, тән температурасы төшә, организм җылы сорый.
Свежие комментарии