На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Иртәгә Украинадагы конфликтны туктату буенча сөйләшүләр башлана – «КоммерсантЪ»

Украинадагы конфликтны туктату буенча сөйләшүләр Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә иртәгә, 18 февральдә башлана, дип яза «КоммерсантЪ». АКШ ягыннан бу сөйләшүләрдә дәүләт секретаре Марк Рубио, Трампның илкүләм иминлек буенча киңәшчесе Майк Уолц һәм Якын Көнчыгыш буенча махсус илчесе Стив Уиткофф катнаша.

Россия ягыннан Тышкы эшләр министры Сергей Лавров катнашачак, дигән мәгълүмат чыкты.

«Politico» басмасы хәбәр итүенчә, АКШ делегациясе Согуд Гарәбстанына юнәлгән. Украина делегациясе Согуд Гарәбстанында.

15 февральдә «Bloomberg» агентлыгы Россия һәм АКШ делегациясенең Эр-Риядка барачагын хәбәр иткән иде. Бу агентлык мәгълүматы буенча, сөйләшүләрне Россия ягыннан президенты киңәшчесе Юрий Ушаков һәм Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин алып барачак.

14 февральдә Дональд Трамп Согуд Гарәбстанында булачак очрашу турында әйтте, анда «югары рангтагы» АКШ һәм Россия җитәкчеләре, шулай ук Украина вәкилләре булачагын сөйләде.

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков Согуд Гарәбстанының очрашу урыны булуы ихтимал икәнен әйткән иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх