На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Сәхнәләрдән төшми торган актриса булыр иде»: Зифа Нагаева Иркәнең әнисе белән очрашкан

Җырчы Иркәнең Уфада узган концертында тамашачысына сюрприз ясап, әнисен сәхнәгә чыгаруы турында язган идек. Миңлебәдәр апа үзе дә гомер буе артист булу турында хыялланган, тик сәхнәләргә менәргә мөмкинлеге генә булмаган. Ниһаять, олыгайган көнендә, кызы аның бу теләген чынга ашырган.

  • Җырчы Иркә Уфа тамашачысына сюрприз ясаган

Миңлебәдәр апаны Уфа тамашачысы искиткеч җылы кабул иткән.

Иркәнең үзенә караганда да күбрәк алкышлаганнар бугай әле. Җырчының концертын карарга килгән автор-башкаручы, Иркәнең бик күп җырларының авторы Зифа Нагаева да Миңлебәдәр апага зур бәя биргән.

«Дуслар, әгәр дә сез әлегә кадәр укымаган булсагыз, Иркәнең социаль челтәренә кереп укыгыз әле. Иркәнең әнисен, тиктән генә утыртып, үткәннәрен сөйләткән мизгелләре бар. Театрлар да, романнар уку да кирәкми. Аның тормышын китап укыган кебек сүтәсең.

Безнең Сәвия апа Сираевалар кебек сәхнәләрдән төшми торган җырчы һәм актриса булыр иде ул, үз вакытында ул тормышыннан чыгып киткән булса. Рәхмәт сезгә, Миңлебәдәр апа, йөрәгемә якын итеп, һәр тамашачының сөюен үзем аша сезгә үткәрәм», – дип җылы сүзләр белән күңелен күтәргән Зифа Нагаева Миңлебәдәр апаның.

 

Ссылка на первоисточник
наверх