На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

  • Геннадий Веретенников
    А перевести и прочитать интересную статью трудно?Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!«Ир кеше хыянәт и...
  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...

Дусты дарулар белән «сыйлаган»: 14 яшьлек үсмер чак кына үлемнән калган

Приморье краенда яшәүче яшүсмер «дуслары» аркасында әздән генә үлми калган. Алар аңа дарулар эчерткән. Әлеге вакыйга турында Находка шәһәр хастаханәсендә хәбәр итәләр, дип яза «РЕН ТВ» сайты.

Медицина учреждениесенә 14 яшьлек үсмерне күрше торак пункттан кома хәлендә китерәләр. Ачыкланганча, дуслары аңа билгесез дарулар белән «сыйланырга» тәкъдим иткән.

«4 таблетка аны яшәү белән үлем арасына китергән, 30 минуттан өйдә кичке аш вакытында ул аңын югалткан. Бу дарулар баш мие эшенә йогынты ясый торган, көзән җыеруга каршы препаратлар булган», – дип хәбәр итәләр хастаханәдә.

Баш табибның медицина буенча урынбасары Дмитрий Потешкин сөйләгәнчә, интенсив дәваланудан соң яшүсмер комадан чыккан һәм терелә башлаган.

Башта малайның үпкәләре һәм баш мие шешкән, аны ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтырганнар. Хәзер аның тормышына куркыныч янамый, диелә.

Ссылка на первоисточник
наверх