Камал театрының яңа бинасы тулы көченә 2025 елның җәендә эшли башлаячак, ләкин анда кайбер чараларны уздыра башладылар да инде. Сәлимҗанов урамындагы Камал театрының тиздән әзер булачак бинасын беренче булып журналистлар күрде. Биредә узган иң беренче чара – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның федераль һәм республика матбугаты вәкилләре белән ел нәтиҗәләренә багышланган очрашуы булды.
- Миңнеханов: Хәзер төп ставка югары, әмма бу узачак, барысы да тотрыкланачак
- Миңнеханов Татарстанда демографик мәсьәлә турында: Мин вазгыятьтән канәгать түгел
- Рөстәм Миңнеханов: Бисмилла әйтеп, иң изге теләкләр белән пешерелгән ризык икенче инде ул
Бу язмамда төп игътибарны рәсми саннарга түгел, ә күпләрне кызыксындырган Камал театрының яңа бинасына юнәлтәсем килә. Шәхсән мин үзем хозурланып, горурланып, мәһабәт бинага мәхәббәтемне белдереп кайттым. Бераз «тамакка тыгылган кылчыгы» да бар...
Рөстәм Миңнеханов та сүзен нәкъ Камал театры бинасыннан башлады. Бу бина – БРИКС илләре саммиты белән беррәттән, Татарстан өчен 2024 елның зур нәтиҗәсе. Яңа бинаны файдалануга тапшыру мөмкинлеге бирә торган документ инде алынган.
«Якын арада эксплуатациягә тапшыру булачак», – диде Миңнеханов журналистларга 23 декабрьдә.
Фойе
Яңа Камал театрының фойесы зәвыклы да, милли дә, иркен һәм бик заманча да. Инде моңа кадәр ияләнелгән чуарлык бу бинада күренми. Нигездә бер – алтын сары төс. Сары, һәрберсе утлар белән яктыртылган милли бизәкләр диварларга үзенә күрә купшылык биреп тора. Г.Тукай премиясе лауреаты Наилә Кумысникова ясаган татар орнаментлары үрелеп бара, утлар, көзгеләр белән киңәйтелә. Бинаның шушы өлеше – кунак каршылый торган урыны – һичшиксез Казанның визит карточкасы булачагына шигем юк.
Фойеда, биек баскычтан өстә күтәрелүгә, мәгълүмат алу урыны, бина картасы, бераз гына эскәмияләр куелган.
Бинада 4 зал бар: төп зал, көнчыгыш зал, универсаль зал, камера залы. Шушы берничә залда спектакльләр параллель рәвештә бара алсын өчен мөмкинлекләр уйланылган. Залларга керү юлында бәдрәфләр, тамак ялгап алыр өчен 2 урында буфет. Буфетларга «Сәйяр» һәм «Кош» дигән исемнзәр сайланган.
Бәдрәф дип әйтүем юктан түгел, «бәдрәфендә тәртип булмаганның өенә дә барып торма» дигән гыйбарә исемдә калган. Яңа Камал театрыбызда бу як уйланылган – яңа бинада хәзерге театрлардагы кебек зур-зур чиратлар булмас дип ышанасы килә.
Көнчыгыш зал
Бинадагы иң үзенчәлекле зал, уникаль мәйдан – түгәрәк көнчыгыш зал. Экскурсия барышында, дөньяда аның аналоглары юк, диделәр.
Борынгы заманнарда кешеләр базардагы мәйданга чыгып, җирдә үзе тирәли әйләнә сызган һәм аның эчендә тамашасын күрсәтә алган. Ул үзен анда актер буларак та, автор, режиссер буларак та күрсәткән. Бу мәгълүмат гарәп сәяхәтчесе Ибн Фадланның 922 елгы язмаларында да бар. Көнчыгыштагы мөселман дәүләтләрендә булган бу традиция Камал театрының шушы көнчыгыш залын ясаганда кулланылган.
Бу залның диварлары хатын-кызларның милли бизәнү әйберләре – изү яки хәситәдәге тәңкәләр сыман түгәрәкләр белән бизәлгән. Көнчыгыш залда алар барлыгы 1411 данә. Бер шушы тәңкәнең авырлыгы – 40 кг.
Көнчыгыш зал 242 урынга исәпләнгән. Сәхнәнең бер ягында бик тә зур тәрәзә – аның пәрдәләре күтәрелгәч, Кабан күле күренеше ачыла. Беренче экскурсиядә бу залда тамаша күрсәткән Нурбәк Батулла чыгышын нәкъ шушы тәрәзә янында тәмамлады.
Универсаль зал
Бинаның универсаль залы каршында милли киемнәр һәм Камал театрының казанышы – 3 «Алтын битлек» күргәзмәсе.
Залда индивидуаль күтәртү механизмнары системасы – Бличер системасы (җәелә / җыела торган тамашачылар рәтләре-амфитеатр) куелган. Монда сәхнәне дә, тамашачылар утырган залны да төрлечә узгәртеп була.
Кап-караңгы бу залда журналистларга Г.Камалның «Беренче театр», Нәкый Исәнбәтнең «Гөлҗамал», Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл», Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакльләреннән өзекләр тәкъдим ителде.
Төп зал
Төп зал 850 тамашачыга исәпләнгән. Биредә 2 рәт балкон бар. Бик зур сәхнә артында интерактив дивар корылган.
Сәхнәдә Камал театрына 2024 елда «Алтын битлек» яуларга мөмкинлек биргән «Болганчык еллар. Мөһәҗирләр» спектакленнән өзек күрсәтелде. Татар телендә барган спектакльне аңламаучылар өчен интерактив диварда русча титрлар язылып барды.
Камера залы
Иң кечкенә зал – камера залы. Берничә биек рәттән генә торган бу тамашачылар залы акустикага басым ясалып эшләнгән. Бу залда аеруча да уңайлы, җылы мохит. Зур тәрәзәләрдән Кабан күле күренеп тора.
Бинаның аскы катында гардероб, берничә репетиция залы, техник бүлмәләр һ.б. урнашкан.
Бик матур бина, тагын әйләнеп кайтасы килә торган урын. Тик… театрдан өеңә нәрсә белән кайтасыңны уйлаганчыга кадәр…
Бина янында машиналар туктау, таксида утырып китү өчен урыннар бик аз, метро ерак, җәмәгать транспорты тукталышын күрмәдем. Парковка бөтенләй юк, дип аңладым. «Тамагымда төер» шуннан булды. Шәһәр читеннән Казан үзәгенә ял итәргә дип җыелган халык башта, баш кашып, машинасына урын эзләр, спектакльгә соңга калыр, кайту ягында да бик җайлы ук булмас шикелле булып китте. Кичке 18.00 да – автобуслар тулы вакытта сәгатьләп тора торган «бөке»ләр аша килгән тамашачыларның спектакльдән рухи көч җыярга хәле, теләге калырмы икән? Ә анда көн саен барып эшләүче артистлар, персонал нишләр?
Шул тирәдә яшәүче йортларның ишегалларында нәкъ менә синең машинаңа урын булачагына ышанып килү кәефне генә төшерәчәк, минемчә.
Бәлки, җәйгә кадәр нидер килеп тә чыгар, һичьюгы маршрут автобуслары артыр.
«Бина әле бик күп көч һәм тырышлык сорый»
«Биредә шартлар тамаша залында гына тудырылырга тиеш түгел, театр белән дә, безнең гореф-гадәтләр, телебез белән дә бәйле экосистема булдырылырга тиеш. Кыска вакыт эчендә башкарылган эшне лаеклы бәяләдегез, дип ышанам. БРИКСка кадәр өлгерергә тырыштык, ләкин ул тормышка ашмаслык иде. Шулай да, мондый объектны төзү – дөнья рекорды.
Монда без күз алдында тоткан җанлы тормыш тәэмин итү өчен, бина әле бик күп көч һәм тырышлык сорый. Урыны, бина тирәсен төзекләндерү эшләре әле ахыргача эшләнеп бетмәгән, бер өлеше генә эшләнгән. Әмма киләсе елны җәй көне монда урамда да, бина эчендә дә бөтен нәрсә ничек тиеш – шулай эшләячәк», – дип бәяләде Камал театрының яңа бинасын Рөстәм Миңнеханов.
Сүз уңаеннан, Камал театрының яңа бинасы проектына 2021 елның 23 июлендә старт бирелде. Архитекторлар конкурсының җиңүчеләре 2022 елның февраль башында билгеләде. 2023 елның гыйнвар аенда бинаны төзи башладылар. Ә 2024 елда татарның иң заманча технологияләре булган Камал театры бар.
Россия, Япония һәм Германия архитекторларын берләштерүче консорциум («Wowhaus», «Kengo Kuma and Associates», «Werner Sobek», Герман Бакулин) иҗат иткән бинаның боз чәчәк рәвешендәге өчпочмаклы фасалары ике образны чагылдыра: табигый һәм мәдәни. Боз чәчәк – Кабан күле табигатендәге күренеш. Яңа бинада, Камал театрының иске бинасы кебек үк, җилкәнне хәтерләткән өлеш тә бар.
2025 елда Камал театры Нәүрүз фестивале кысаларында 11нче халыкара театраль олимпиаданың махсус программасын кабул итәчәк. Махсус программа яңа бинада узачак, димәк, барча төрки дөнья Татарстан башкаласындагы мәгърүр бинабыз белән бик тиздән таныша алачак.
Свежие комментарии