Татарстанның Актаныш районында җиңел автомобиль коймага бәрелә, аннары йөк машинасына килеп керә. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
Якынча белешмә буенча, Volkswagen йөртүчесе имин тизлек сайламый, бетон коймага барып бәрелә. Аннары ул каршы як полосага чыга һәм йөк машинасына бәрелә.
Volkswagen йөртүчесе һәм 3 пассажир һәлак булган, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии