На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Чыгарылыш кичәсеннән соң 17 яшьлек егет суда батып үлгән

Брянск өлкәсендә 17 яшьлек егет чыгарылыш кичәсеннән өчен вафат булган. Ул классташлары белән бәйрәм иткән була, дип яза «SHOT» Телеграм-каналы.

Матвей 11 сыйныфны бетергән. 26 июньдә чыгарылыш кичәсе була. Чыгарылыш укучылары төн буе бәйрәм итә, ә иртән, өйләренә таралышыр алдыннан, Красная Гора бистәсендәге Беседь елгасында су коенырга уйлыйлар.

Алар суга дүртәүләп керә. Классташлары сөйләгәнчә, Матвей йөзә белмәгән, еракка кермичә, аякларын гына чылатып алырга теләгән, тик аны су 4 метрга якын тирәнлеккә бөтереп ала. Дуслары аны коткара алмый. Батып үлгән егетнең мәетен водолазлар таба.

Классташлары һәм укытучылары Матвейның гаиләсенең кайгысын уртаклашкан:

«Син мөлаем, шат күңелле, якын һәм газиз булып мәңгегә безнең йөрәкләрдә калырсың. Әти-әниеңә бу кайгыны күтәрергә көч бирсен... Мәңгегә хәтердә. Синең классташларың».

Матвейның киләчәккә планнары зурдан була. Ул волонтерлар курсы узган һәм шушы көннәрдә, университетка керер өчен, Мәскәүгә китәргә җыенган була.

Ссылка на первоисточник
наверх