На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

4 подписчика

Свежие комментарии

  • Наталья Большунова
    Это что-то новенькое! А нельзя ли с переводом с татарского! Или это только для татар предназначено.КФУ студентлары р...
  • Владимир
    К чему бы это?Алма, чия, груша ...

Зеленский «конфликтны җайга салу» планын ел ахырына кадәр тәкъдим итәчәген әйтте

Моңа кадәр Россия белән сөйләшүләрне кире кагып килгән Владимир Зеленский ел азагына кадәр конфликтны төгәлләү планын тәкъдим итәчәген әйтте. Украина конфликтны озакка сузарга теләми һәм аны 2024 елда җайга салу буенча тәфсилле план әзерләргә ниятли. Бу хакта Словения президенты Наташа Пирц-Мусар белән узган матбугат конференциясендә Украина президенты Владимир Зеленский әйтте, дип яза ТАСС агентлыгы.

«Хәзер без 3 җентекле план эшлибез – энергетика, азык-төлек иминлеге һәм алмашу [әсирләр белән]. Бу мәсьәләләрне хәл итәрбез дип ышанам. Бу якын арада булачак. «Тынычлык формуласының» башка пунктларын шулай ук эшләячәкбез һәм барлык партнерларыбызның да өстәлендә ятачак бердәм план әзерләячәкбез. Тәфсилле план быел әзер булачак», – дигән ул. Матбугат конференциясе Украина телемарафоны эфирында күрсәтелгән.

Шул ук вакытта, Зеленский Киевның конфликтны озакка сузарга теләмәвен кабат искәртте һәм «тизрәк гадел тынычлыкка күчәргә» өметләнүен әйтте. 27 июньдә Брюссельдә Европа союзы саммитында, Украина сугыш кырында зур югалтулар аркасында конфликтны озакка сузарга теләми, дип әйтте.

14 июньдә Россия президенты Владимир Путин Тышкы эшләр министрлыгы җитәкчелеге белән очрашуда Украинадагы вазгыятьне җайга салу өчен шартларны атады. Алар арасында: Украина Кораллы көчләрен Донбасстан һәм Новороссиядән чыгару, Киевның НАТОга керүдән баш тартуы. Моннан тыш, Россия үзенә карата кертелгән Көнбатыш санкцияләренең барысын да гамәлдән чыгару һәм Украинаның хәрби блокларга кермәгән, атом-төш коралы булмаган статусын билгеләү кирәклеген әйтте. Путин әйткәнчә, әгәр Көнбатыш һәм Зеленский бу шартлардан баш тарта икән, киләчәктә алар үзгәрергә мөмкин. Киев Россиянең тынычлык планын кире какты.

Россия Украинаның тынычлык формуласын кабул итмәвен берничә мәртәбә әйтте. Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, Киевның конфликтны тыныч юл белән җайга салу турында белдерүләре чынбарлыкны исәпкә алмыйча эшләнә, диде.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх