Алып баручы, журналист Илнур Фәйзрахманов Донецкига төзелешкә киткән иде. Ул анда күргәннәре турында фикерләрен социаль челтәрдә язып бара. Ул якларга китүенә инде 4 ай булган икән, шуңа бәйле рәвештә, ул нәтиҗәләр ясаган.
Донецкта 120 көн. Нәтиҗә ниндиме?! Җәмәгать, Татарстаныбыз, республика җитәкчеләрен догадан калдырмагыз Бездә хуҗа бар икән әле ул.
Шулкадәр иркәләнеп беткәнбез, сәбәпсез дә, җаен табып, ризасызлык белдерәбез. Чагыштыру өчен, сәфәр чыгу бик кирәк икән. Бу якларда хуҗа юк, дисәм, алып китәрләр инде. Шуңа алай дип әйтмим.Гадәти тормышта йортны арендага бирүче (хуҗа) бар, арендалаучы бар. Менә монда шул арендалаучылар гына. Эшләпәләрен алларына куеп, бөтен Россия төбәкләреннән килгән сәдаканы көтә монда түрәләр. Ә нәрсә?! Шәп бит. Үзеңә эшлисе түгел. Мәскәү һәр төбәккә аерым шәһәрләрне бүлеп бирде. Димәк, алар күтәрсен.
Бу якта «бәяләрне контрольдә тоту» дигән нәрсә дә юк. Бездә бит көне-сәгате белән түрәләргә сигнал бирәләр. Монда кая мөрәҗәгать итәсен дә белмиләр. Бәя дигәннән... Беркөнне төшке ялга туктап торылмады. Күршедәге кибеттән хәлвә белән су алып чыктым да, тамак ялгап, эшне дәвам иттем. Хәлвә 100 сум гына иде. Тәмле дә. Иртәгә бүлмәдә чәй эчәргә булыр, дип кичен тагын хәлвә алырга кердем. Сатучы «180 сум» ди. Төш вакытында 100 сум иде бит әле, дим. Күзен дә йоммый. Яңа гына товар килде, бәяләр үзгәрде, ди. Яңа бәядәге хәлвәне үзе ашавын теләдем инде… Зур кибетләрдә алай түгел, анда әйбернең бәясе дә язып эленгән хәтта. Ә менә йөгереп кенә кереп чыга торган кибетләрдә касса аппараты да, әйбер бәясен күрсәткечләр дә юк. Бер Россия бит инде, югыйсә.
И-и-и, минәйтәм, бездәге салымчыларны, хезмәт инспекциясе, эвакуаторчыларны монда алып киләсе... Көне буе урамның бер тыкрыгында гына йөреп тә, айлык нормаларын үтәрләр иде… Ярар, кызып китеп, әлләни язып ташлармын… Кыскасы, зур эшләрне башлаган Минтимер Шәрипович, аның юлын дәвам итүче Рөстәм Нургалиевич өчен, йәгез, бер дога! – дип яза ул.
Свежие комментарии