Мамадыш трактындагы яңа Казан чүп полигоны штатына гадәти булмаган хезмәткәрләрне алганнар. Ерткыч кошларның бурычы – чүп-чар таулары өстендә гел әйләнеп йөргән һәм самолетлар өчен куркыныч тудыручы каргалар һәм чәүкә көтүен куркыту.
Күптән түгел Казанда Химическая урамындагы ябык полигон урынына «Восточный» полигонының яңа урынын ачтылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәр хакимияте яңа урында «мегасвалка» ачуга рөхсәтне шактый озак ала алмады, чөнки бу урыннан ерак түгел Казан авиация заводының сынау аэродромы урнашкан.Федераль закон 7 зонага бүленгән аэродром яны территорияләрендә нәрсә ярый, нәрсә ярамаганын катгый аңлата. «Восточный» ның икенче картасы кергән алтынчы зонада күптән түгел генә кошлар күпләп килгән объектларны урнаштыру тыелган иде. Боларга чүплекләр дә керә, чөнки кошлар самолетлар өчен куркыныч тудыра. Берничә ел элек кануннарга, орнитологик тикшеренүләрдән соң, алтынчы очыш зонасында чүп полигоннарын ачарга рөхсәт итә торган үзгәрешләр керттеләр.
– Чүп полигоннарында азык калдыклары күп, менә кошлар шуңа күпләп очып килә. Химическая урамындагы чүплек каргаларны һәм чәүкәләрне җәлеп итә, соңгы елларда анда акчарлаклар да, хәтта кышларга кала торган каргалар да җыелган, – дип билгеләп үтте КФУның биоэкология кафедрасы мөдире, профессор Илгизәр Рәхимов.
«Восточный» полигонында кошларны куркыта торган тавышлар чыгаручы җайланма һәм вакыт-вакыт көчле шартлаулар чыгара торган пневмопушка эшли. Әмма кошлар бу тавышларга тиз ияләшә һәм аларга игътибар итми башлый, – дип сөйләде «Республика Татарстан»га «ПЖКХ» калдыклар белән эш итү буенча компания-регоператорның матбугат сәркатибе Анастасия Хан.
Профессор Рәхимов кошларның тавышларны бик еш ишетсәләр, чыннан да игътибар итми башлауларын раслады:
Мин үзем бервакыт аэропортта кошларны куркытучы тавыш сигналлары тарала торган динамикта рәхәтләнеп карга утырганын күргән идем.
Башка регионнар – Чувашия, Түбән Новгород, Саратов, Мурманск өлкәләре тәҗрибәсен өйрәнеп, «ПЖКХ» чүп полигонында биорепеллент саклауны, ягъни ерткыч кошларны кулланырга карар кылган. Аларның булуы гына да карга һәм чәүкәләрне куркытачак.
Курку ачлыктан көчлерәк
«Восточный» полигонында каргаларны карчыгалар куркытачак. Аларны «Союз Сокольников «Русский сокол» коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе, биология фәннәре докторы Илдар Еналеев өйрәтә.
– Ачык һавада тонналап органик калдыклар яткан каты көнкүреш калдыклары полигоны – кошлар өчен бик шәп «ресторан», һәм аларны мондый җимлектән техник чаралар белән куркыту мөмкин түгел диярлек, – дип ышана Еналеев. – Биорепеллент саклау – бүгенге көндә кошлардан бердәнбер нәтиҗәле чара. Кошларда ерткычтан курку генетик дәрәҗәдә ята.
Белгеч сүзләренчә, чакырылмаган кунакларны куркыту өчен, карчыгага алар янына очарга да кирәкми. Ул хуҗасының кулында гына да утыра ала.
Илдар Еналеев раславынча, Новочебоксарскидагы чүп полигонында ерткыч кошлар ярдәмендә 7 меңгә якын чәүкә һәм соры каргаларны куып чыгара алганнар. Хәзер чүплектә кошлар юк диярлек, алар территориянең ерткычлар тарафыннан саклануын һәм аларга анда ашау өчен бернәрсә дә булмавын аңлаганнар.
Трифон исемле карчыга «Восточный» полигонына эшкә керешергә әзер. Февральдә аның хезмәттәше барлыкка килергә тиеш.
– Карчыга – универсаль ерткыч, вак кимерүчеләрне дә, кошларны да куркыта. Шуңа күрә аны еш кына кошларның күпләп туплануы белән проблемалар булган хуҗалык объектларын саклау өчен кулланалар. Кошларның күпләп очуы – әле кош тизәгеннән «яңгыр» да булып тора. Бу «яңгыр» астына бөтен нәрсә: биналар, машиналар, кешеләр эләгә. Мәсәлән, карчыгалар инде 40 ел Мәскәү Кремле территориясен синантроп кошлардан саклый. Шулай ук биорепеллентлар рәвешендә балобан-лачын һәм безнең өчен экзотик кош – харрис карчыгасын кулланалар. Ул Төньяк Америкада яши, Евразиядә яшәми. Бу карчыгаларны Санкт-Петербургтагы чүп полигоннарында уңышлы кулланалар. Ә Росконгресс фондының орнитологик яклау хезмәте алар ярдәмендә Краснопресненская яр буендагы РФ Хөкүмәте йорты янындагы территорияне каргалардан һәм күгәрченнәрдән саклауны тәэмин итә.
Фотолар Илдар Яналеев архивыннан
«Республика Татарстан»нан тәрҗемә ителде
Свежие комментарии