Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов «ТНВ»да «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды. Ул алып баручы Лилия Кадыйрованың сорауларына җавап бирде һәм кече кызы Айгизә турында да сөйләде.
– Хәзер балалар үз юлларын тапты. Олы кызымның үз гаиләсе бар. Айгизә кызымны аерып әйтәм.
Ул үзе шул юлны сайлагач, мине яхшырак аңлый башлады. Ә болай, әтиме – әти. Ул тегендә-монда укый. Үзе дә иҗат юлына кереп киткәч кенә бу эшнең авырлыгын аңлады. Айгизә, балакаем, мине аңлады. Мин дә аны аңлыйм. Башта каршы булдым. «Кызым, кыз бала өчен авыр юл сайладың», – дип әйттем. Икенче яктан, ул бит аны яратып эшли, күңеле тарта, аның нәтиҗәләрен күрә, аның максатлары бар. Әйдә, син табиб бул, безгә табиб кирәк, дип әйтсәң ни булыр иде? Ул – аның тормышы.– Айгизә бик якты, бик үзенчәлекле, кыю образларда. Ул бер тапшыруда үзенең тәнкыйтьләргә ияләнүе турында әйтте. Безнең аны федераль каналларда тапшыруларда да күргәнебез бар. Анда аны күбрәк тә аңлыйлардыр. Сез аңа теләктәшлек белдерәсезме? Әллә «үз юлы, үз уңышлары, үз хаталары» дип кабул итәсезме?
– Ул юл хаталы булса да, үзе үтәргә тиеш. Бу яшьтә кешегә нәрсәдер өйрәтә башласаң, «бусы ярамый, тегеләй-болай» дип, миңа калса, ул нәтиҗә бирмәскә дә мөмкин. Мин каршы килмәскә тырышам. «Молодец, кызым», – дип кенә дә әйтә алмыйм, аның бит миңа ошамаган моментлары булырга мөмкин. Мин аңа комачауламаска тырышам. Үзе үтсен, кайда ак, кайда кара икәнен үзе күрсен. Үзе аңлар, барып җитәр. Шул юлны үзе үтмичә, финалга барып җитмәс.
– Артист буларак ул сайлаган юлга ничек карыйсыз?
– Башта ук хупладым, дип әйтә алмыйм. Кыз балага бигрәк тә авыр. Ир-атка да җиңел түгел. Ирле-хатынлы дуэт булганда, бер-берсенә терәк булып баралар әле. Аңа каршы булу – канатларын каеру, дип уйладым. Бүгенге көндә теләктәшлек белдерәм, киңәшләр дә бирәм, концертларымда катнаштырырга тырышам. Алар башка төрле «мәктәп»не үтте. Алай да татар-башкорт моңын, телне саклап кала алдылар.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии