На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Кайсы очракта пенсия түләүне туктатырга мөмкиннәр?

Әгәр гражданин пенсия түләвен 6 ай алмаса, вакытында медицина тикшерүе узмаса яки югары уку йортында белем алуы турында белешмә бирмәсә, пенсия түләү туктатылып торырга мөмкин. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин сөйләде, дип яза РИА «Новости».

Пенсия түләү туктатылырга мөмкин булган хәл турында мәгълүмат «Иминият пенсияләре турында»гы законда теркәлгән. Аерым алганда, пенсияне үзе шәхсән ала торган гражданин моны 6 ай рәттән эшләмәсә, пенсия туктатылырга мөмкин.

«Инвалид билгеләнгән вакытта Федераль медик-социаль экспертиза учреждениесенә яңадан тикшерү өчен килмәгән булса, түләү шулай ук туктатылырга мөмкин», – диде эксперт.

Әгәр гражданин 18 яшькә җиткән, мәктәпне тәмамлаган һәм Россиянең социаль фондына ВУЗда яки ССУЗда көндезге белем алуы турында белешмә бирмәгән булса, туендыручысын югалту буенча түләүне туктатып торырга мөмкиннәр.

Түләү туктатылган сәбәпләр бетерелсә, түләүләр яңадан бирелә башлый.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх