Җырчы Лилия Хәйруллина татар эстрадасында бик күп җырчылар башкара торган хит җырлар авторы Анна Попова белән очрашкан.

«Ничек син? Шигырьләр язасыңмы? Бервакыт бик актив эшләдек. Сөйлә әле, күпләргә дә кызыктыр. Анна Попова кайда ул хәзер? Ул нәрсә белән мәшгуль?» – дип сорау арты сорау яудыра аңа Лилия.

«Мин монда ничә еллар буе качып ята идем… Җавап кирәктер инде. Мин исән-сау. Эшлим. Соңгы арада язмыйм диярлек. Лилия мине илһамландыра алырга тиеш. Хуш исле назлы гөлләр – лилияләр... – дип, җыр сүзләре белән тәмамлый ул. – Лилия кайтты, мин дә, Алла боерса».

Анна юриспруденция өлкәсендә эшләвен дәвам итүен белдерде.

Анна Попова: «Миңа суд — энергия, ә иҗат җан тынычлыгы бирә»

Свежие комментарии