Җәй көнендә урамда бик эссе булганда машина ягулыкны минималь күләмдә сарыф итсен өчен киңәшләрне Әстерхан шәһәре автоэксперты сөйләгән.

Белгеч, туктап торганда, алгы тәрәзәне яктылык кайтара торган әйберләр белән каплап куярга киңәш итә. Болай эшләгәндә салон артык кызмый, һәм кондиционер эшләтәсе булмый.

Ягулыкны дөрес сайларга кирәк. Кайсыбер автомобильчеләр АИ-95 бензины урынына АИ-92 маркалысын сала. Сүз җитештерүче 95нче бензинда йөрергә киңәш итә торган машиналар турында бара. Ягулык маркасы туры килмәгәч, двигатель аны күбрәк «ашый» башлый. Экономия урынына кире нәтиҗә килеп чыга.

Елның теләсә кайсы фасылында диярлек ягулык сарыф итү күләме йөрү стиленә бәйле. Эксперт газ педаленә басу, ягъни тизлекне кисәк арттыру гадәтен ташларга киңәш итә.

«Ыргылмыйча, узышмыйча йөреп карагыз, машинагыз «рәхмәт» әйтер», – ди ул.

Шулай ук белгеч фикеренчә, заправканың сертификатлысын һәм тикшерелгәнен сайлагыз, тизлекне дөрес итеп билгеләгез, шиналарда басымны, һава фильтрларын тикшереп торыгыз, зажигание свечаларын да вакытында алмаштырыгыз, диелә хәбәрдә.

Свежие комментарии