На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Ике кабырга сына, баш миенә зыян килә». 4,8 килолы бала тудырган хатын табибларны гаепли

Симферополь шәһәрендә яшәүче хатын балалар тудыру йорты табиблар ваемсызлыкта гаепли. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Ир белән хатын сүзләренчә, табиблар хатасы аркасында аланың баласы инвалид калырга мөмкин. Әни кеше сүзләренчә, аның йөклелеге яхшы уза, бала сәламәт була. Кесарев кисеме ясау планлаштырыла, чөнки ул беренче баласын авыр тапкан.

Табиблар карагач, баланы табигый юл белән таптыру турында карар кыла. Яралгы 3,7 кило була. Табар алдыннан әни кешене УЗИга җибәрәләр, тик ул аны уза алмый, чират зур була. Авырлы хаты температурасы югары булуга да зарлана.

Дәвалаучы табиб аны тынычландыра – әгәр план буенча бармаса, аңа кесарев кисеме ясыйлар, дип ышандыра.

Бала тапкан вакытта ире табиблар югалып калды, дип саный. Аның сүзләренчә, 2 кеше аның хатынының корсагына терсәкләре белән баскалый. Шулай итеп 4,8 кило авырлыктагы бала туа.

Нарасый аңсыз була, аны ашыгыч рәвештә реанимациягә күчерәләр. Табиблар сүзләренчә, туган чакта бала иңбашлары белән кысылып кала һәм озак вакыт һавасыз тора. Ир белән хатын сүзләренчә, реаниматологлар сабый исән калуга гаҗәпләнә.

Яңа туган баланың ике кабыргасы сынган, баш миенә зур зыян килгән, шуңа күрә ул инвалид калырга мөмкин. Гаилә юристларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, Тикшерү комитетына шикаять язган. Кырым Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү башлаган, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх