На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Сикерә башласам, бәреп төшерә»: Илсөя Бәдретдинова канатландыра торган кешесен күрсәтте

Илсөя Бәдертдинованың Казан концертына күп кенә популяр җырларының авторы, дусты Айдар Тимербаев та килгән. Җырчы сүзләренчә, Айдар Тимербаев – аның өчен якын дус кына түгел, шәхси психологы да әле.

«Сезнең алда – Татарстанның атказанган артисты, йөзләгән, меңләгән хит җырларның авторы Айдар Тимербаев.

Мин Айдар турында тагын бер сүз әйтә алам. Ул минем өчен дус кына, композитор гына түгел. Ул – мине, кирәк чагында, бик сикерә башласам, бәреп төшерә торган кеше. Әйе, мин беркемнән кисәтү кабул итмәгән очракта да, Илсөя, туктале, дип, Айдар шундый матур иттереп аңлатып куя.

Бетә башласам да, канатландыра торган кеше ул. Заманында, тормышымның бик авыр чагында, бернидән курыкмыйча: «Илсөя, прорвемся», – дип, кул сузган кеше дә әле ул», – дип тәкъдим иткән Айдар Тимербаевны тамашачыга җырчы.

 

Ссылка на первоисточник
наверх