На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

Свежие комментарии

  • Сергей Потемкин
    Гонишь....Гүзәл Әхмәтова: «...
  • В С
    Perevod gde ?«Шартлау тавышлар...
  • Андрей
    2012 жылы Қазақстанда сейсмикалық мониторингті екі ұйым: Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігінің Сейсм...Узып баручы поезд...

Казанда этләр талап үтергән дип фаразланган хатын-кызның телефонын тапмаганнар

Кичә, 9 ноябрьдә, Казанның Самосырово бистәсендә коточкыч фаҗига булды. Тынычлык урамындагы җитештерү базасы янында куаклар арасында 48 яшьлек хатын-кызның эт талаган мәете табылды. Ул бистә янындагы «Весна» торак комплексында «Пятерочка» кибетендә эшләгән.

  • Самосыровода 48 яшьлек хатын мәете табылган – аны этләр талап үтергән, дип фаразлыйлар

Кайбер мәгълүматлар буенча, хатын-кыз эшенә юлны кыскартмакчы булган.

Каршына этләр чыккач, сукбайлар көтүеннән качарга тырышкан: тирән булмаган чокырдан чыккан, аннары ялан кырга таба йөгерергә тотынган. Ләкин анда аны этләр куып җиткән.

Хатын-кызга шул тирәдәге җитештерү базасы территориясендәге этләр ташланган дип фаразланды. Аларның саны бирничәгә дистәгә җитә. Бүген база территориясендәге 15 этне алып киткәннәр, аларны приютка җибәрәчәкләр дигән мәгълүмат чыкты.

KazanFirst журналисты бүген фаҗига урынында булган. Бу кырда бүген бер төркем кешеләр һәлак булган хатын-кызның мобиль телефонын эзли, чөнки мәет янында телефон булмаган. Аны кемдер кара ният белән алып киткән булырга мөмкин дигән фараз бар.

Җитештерү базасындагы этләрне тотканнар һәм укол кадап үтереп алып киткәннәр, дип тә яза «Маш иптәш» каналы. Канал мәгълүматларына караганда, 15ләп эт турында сүз бара. Алар «Буревестник» компаниясенеке булган базадан. Директорның исеме Иосиф Лифшиц. База хуҗасы үз этләренең һөҗүмгә катнашы булуын кире кага. Аның сүзләренә караганда, районда алты билгесез эт йөри, алар зират ягыннан шул кырга килә.

Көчекләрне база капкасы янына янәсе җирле халык үзләре ташлап киткән дигән мәгълүмат та бар.

Казан Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин тикшерү нәтиҗәләрен көтәргә киңәш итте һәм һәлак булучының туганнарының кайгысын уртаклашты. Ул билгеләп үткәнчә, 2023 елда Самосыровода эт аулауга нибары ике гариза булган.

Бу бистәдә яшәүчеләр диңгез контейнерларын арендалау буенча компания базасында яшәүче агрессив этләрдән зарлана. Эт аулау хезмәткәрләре база хуҗасының ризалыгыннан башка территориягә эләгә алмаган. Тикшерүчеләр бу этләрне тоту шартларын ачыклый.

Прокуратура тикшерү башлады. Мәет үлемнең төгәл сәбәбен ачыклау өчен экспертизага җибәрелгән. Җирле халык хакимияттән агрессив этләр белән проблемаларны хәл итү буенча ашыгыч чаралар күрүне таләп итә.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх