На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Польша премьеры Украинада атыш тукталу датасы кайчан хәбәр ителәчәген әйткән

Польша премьер-министры Дональд Туск, якын арада Украинадагы конфликт тәмамлану вакыты хәбәр ителәчәк, дигән. Бу хакта ул «Польша радиосы»нда узган матбугат конференциясендә әйткән.

Туск әйтүенчә, АКШ президенты Дональд Трамп Украинада тынычлыкны урнаштыру буенча планны әзерләгән, һәм хәзер ул атышны туктату датасы якын арада хәбәр ителәчәк.

Трамп Украинада тынычлык урнаштыру шартлары, нинди чикләрдә һәм ничек туктарга икәнен әйтәчәк, дип ышандыра Туск. «Трамп планы» әле әзерләнә, әмма атышны туктату датасы озакламый билгеле булачак, ди ул.

Украинада конфликтны 24 сәгать эчендә туктату Дональд Трампның сайлау алды вәгъдәләренең берсе иде. Ничек туктатырга уйлыйсыз, дигәч, ул үзен Россия президенты да, Украина президенты да хөрмәт итүен, икесенә дә «шалтырату җитә» дип әйтте.

Дональд Трамп Украина президенты белән сөйләшкән. Моның нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел. «Axios» хәбәр итүенчә, Трамп Зеленскийга «ташламаска» вәгъдә иткән.

Трамп 7 ноябрьдә Путин белән сөйләшәчәген әйтте, Путин да Трамп белән сөйләшүгә каршы түгел икәнен белдерде. РБК хәбәр итүенчә, Тышкы эшләр министрлыгы Трамп планын тыңларга әзер икәнен әйткән. Россиянең конфликтны туктату шартлары: ДНР, ЛНР, Запорожье, Херсон өлкәләреннән Украина гаскәрләрен чыгару, бу өлкәләрне һәм Кырымны Россиянеке дип рәсми тану, Украинаның НАТОга керүдән баш тартуы, санкцияләрне туктату. Украина бу шартларны кабул итүдән баш тарткан иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх