На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

«Әнисенең туган көнендә үлә, 3 баласы ятим»: Билгеле спортчы ярыш вакытында һәлак булган

Уралда коляскалы мотокросс буенча Россия чемпионатында 32 яшьлек Руслан Козуб һәлак булган. Спортчының хатыны һәм 3 баласы калган. Фаҗига 28 июньдә Ирбит шәһәрендә була. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Руслан 335 нче экипажда Александр Пупышев белән бергә ярыша. Александр – руль артында, ә Руслан коляскада була.

– Ярышлар башланыр алдыннан барлык экипажлар да трассада күнегүләр уздырды. Шул вакытта Руслан һәм Александр экипажы 74 нче экипаж белән бәрелеште. Икенче экипаждагыларның берсе дә зыян күрмәде, ә менә егетләрне «ашыгыч ярдәм» машинасында алып киттеләр. Руслан хастаханәгә барганда вафат була. Якынча мәгълүмат буенча, үлем сәбәбе – муен умырткалары сыну. Руслан әнисенең туган көнендә үлде. Хәзер аңа никадәр авыр икәнен күз алдына китерергә дә куркам. Бу – коточкыч фаҗига... кичә барлык мотоциклчылар елады, – ди Русланның ярышларны карарга килгән танышы.

Аның сүзләренчә, Александр Пупышевның култык сөяге сынган һәм үпкәсе җәрәхәтләнгән. Хәзер ул Ирбит шәһәр үзәк хастаханәсендә дәвалана.

Руслан Козуб Ирбитта туып үскән. 2024 елда спортчы иптәше Александр белән бергә коляскалы мотокросс буенча Россия чемпионы булган, диелә хәбәрдә.

– Руслан – бик талантлы спортчы, ихлас, игелекле һәм намуслы кеше иде. Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте. Абыемны югалткан кебек, – ди Русланның дусты Владимир.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх