На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

4 подписчика

Свежие комментарии

• Ирина Серафимова (Микова)
Почему без перевода на русский язык?Бастрыкин Дәүләт ...
• рщысфк
ты что за животное? не нравится- не читай...Данир Сабиров әби...
• Evgenija Palette
Пошли на Х отсюда... Или говорите по-русски...Данир Сабиров әби...

Корбанга дип Казан мәчетенә китерелгән сарыклар чирле булырга мөмкин

Быелгы Корбан гаете Татарстанда күңелсез вакыйгасы белән истә калырдыр, мөгаен. Казанның Мәүлетов урамында урнашкан Ризван мәчетенә документларсыз 463 сарык алып килгәннәр – аларны Әлмәт фермеры кайдандыр сатып алган булган. Бруцеллез чире янау аркасында Әлмәт районында 21 көнлек карантин керттеләр, сарыкларны аерым җиргә яптылар һәм хәзер анализ нәтиҗәләрен көтәләр.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә бу вакыйгага карата аңлатма бирде.

«15 июньдә, бәйрәм алдыннан, Казанның Мәүлетов урамындагы Ризван мәчете территориясенә ветеринария таныклыклары булуны тикшермичә 463 баш сарык китерелгән һәм бушатылган. Сарыкларның йоннары төрле, аларның төрле урыннардан җыелган булуы аңлашыла», – дип сөйләде ул.

Мотыгуллин сүзләренчә, мәчет хәзрәте сарыкларны китерүчегә шалтыраткан, ул сарыкларны Әлмәт районыннан алып килүен әйткән. Ә соңыннан ул хайваннарның Алабуга районыннан китерелгән икәнен дә өстәгән.

Ә бу районнарның ветеринария хезмәтләре сарыкларны күпләп алып килүченең мәгълүматын расламый.

Хокук бозу урынына өч тапкыр полиция чакырылган, дип хәбәр итә ФСБ хезмәте. «Кич белән генә, сорау алудан соң, сарыкларның хуҗасының исеме Камил икәнен ачыклаганнар. Хуҗалыкның Әлмәт районының Новомихайловка авылында урнашканлыгы әйтелгән. Әлмәт районы ветеринария табибы мәгълүматларына караганда, фермада сарыкларны Камил Касымов тоткан, әмма 2021-2022 елларда ул аларны саткан инде», – дип билгеләп үтте Мотыгуллин.

«Бу фермада хәзер андый терлек юк. Димәк, мәчеткә китерүче аларны кайдандыр сатып алган. Хайваннар зарарланган булырга мөмкин, шуңа күрә без Әлмәт районында карантин чаралары үткәрәбез», – дип аңлатты карантин кертелү сәбәбен Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары.

Карантин ким дигәндә 21 көн дәвам итәчәк. Сарыклардан кан алганнар һәм ветеринария лабораториясенә җибәргәннәр. Нәтиҗә шушы көннәрдә билгеле булачак. Россельхознадзор тикшерү уздыра.

«Сарыклар аерым ябылган. Аларны корбан итеп чалдыруга юл куелмаганлыгы аңлашыла. Бруцеллез куркынычы аркасында хайваннар республикага рөхсәтсез кертелергә тиеш түгел», – дип нәтиҗә ясады Ветеринария Баш идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.

Россиядә аеруча куркыныч һәм йогышлы дип табылган авырулар таралуга бәйле рәвештә, ветеринария хезмәте Татарстан халкына үзебезнең республикада үстерелгән терлекләрне генә сатып алырга киңәш итә.

Корбан гаетеннән репортаж: «Ризван»га килмәскә кушалар

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх