На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

4 подписчика

Свежие комментарии

Арчада юынтык суны Казансуга агызганнар: балыклар үлгән, искә чыдарлык түгел

Шушы көннәрдә ватсап төркемнәрендә Казансу елгасының пычрануын төшергән фото, видеолар таралды. Арча халкы елганың пычрануына, балыкларның үлүенә борчыла. Алар сүзләренчә, бу – беренче очрак түгел.

Видеоларны балыкчы Зөфәр Ибраһимов төшергән:

Казансу елгасының шулай пычрануы беренче генә очрак түгел.

Ел саен шулай агызалар. Арчадагы чистарту корылмаларыннан, канализациядән агызалар. Быел инде менә ничә тапкыр агызганнардыр. Яңгыр яуган вакыттан файдаланып, әкренләп агызып яталар. Экологлар да хәбәрдар бу хәлләрдән. Моны барысы да белә. Балыкчылар төркемендә аларның барысы да бар, тик алар берни дә эшләтә алмыйлар.

Экспертизалар алдылар. Кул кулны, кул битне юа, дигән шикелле, акча түлиләр дә, шуның белән ябыла инде ул. Мәскәүгә шалтыратсалар да, шул ук прокуратурага әйләнеп кайтып кала да инде, шуның белән ябыла. Беркем дә берни эшләтә алмый.

Елга Кәче авылының уртасыннан ук уза. Аның янында торып булмый – ис! Анда коену түгел, янына килә торган түгел, канализация акканын күрәбез бит. Монда хайваннарны да төшерергә куркыныч.

Элек эсседә, җәй көне балалар су коеналар иде, шашлык пешерә идек, лагерь куя иделәр. Хәзер якын да килә торган түгел. Җил чыкса, ул сасы ис бөтен авылга тарала. Ел саен шулай видеолар да төшереп җибәрәбез, тик нәтиҗәсе генә юк, – дип борчыла ул.

Су пычрану нәтиҗәсендә елгада бик күп чуртан, чабак балыгы һәм кыслалар үлгән.

«Казансуны агуладылар. Су өстенә калкып чыкканын җыепалдык. Ярты чиләк кысла. Коточкыч. Вак балык елга буенда, үлгән. Икенче ел рәттән шул ук хәл», – ди үлгән балыкны җыеп алган кеше.

Пычранган суда калган балыкларның ни хәлдә икәнен әлеге видеодан күреп була. «Балык су өстенә калкып чыккан, кая карама балык. Суга керәсе дә килми, анда коточкыч. Су – пычрак, әллә нинди сасы исләр килә. Менә яр буенда бер чуртан, исән әле, тик ул да бераздан су өстенә калкып чыгачак, үлә инде. Менә ул, тиздән харап була», – ди видео төшерүче кеше.

Тагын бер видео авторы тонналаган балык үлгән дигән фикердә. «Экологлар, карагыз, Казансуны юынтык суга әйләндереп бетерделәр. Исне аңлата торган түгел. Коточкыч. Күпме балык үлде, тонналап. Аларга бернинди җәза юк. Кая монда экологлар, рыбнадзор?

Арчадан «очистной»дан барысы да Казансуга агып төшә. Әйтерсең, канализация буенда торасың. Су – кап-кара. Гади кешеләргә штраф сала белә алар. Аның элмә тактасын ук куйганнар. Казансуны юынтык суга әйләндергәннәргә закон эшләми», – дип ачына видео авторы.

Казансу елгасының ни дәрәҗәдә пычрак икәнен «ТНВ»каналы төшергән репортаждан да күреп була.

«Моннан елганың бөтен киңлегенең шундый төскә керүе яхшы күренә. Камера аркылы исне генә тоеп булмый. Менә шушы урыннан ук күңелгә ятышсыз, сасы ис килә», – ди корреспондент.

Авыл халкы Арча сөт комбинатын гаепли. «Коенасы килә, ә су кереп булмый, сасы ис тора. Суы да әллә нинди», – диләр.

Арча сөт комбинаты вәкилләре исә бөтен юынтык суларның дә шәһәрдәге чистарту корылмаларына агызылуын аңлата.

Гаепле ачыкланган – Арча «Водоканалы». Һәм?..

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыдан гаеплене сорагач, сайттагы мәгълүматны куллануны сорадылар. Сайтта исә бу хакта болай диелгән: «ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча шәһәренең «Водоканал-Сервис» ҖЧҖ биологик чистарту корылмаларының юынтык суларны Казансу елгасына агызуын ачыклаганнар. Агынты суларны җитәрлек чистартмау туфракның пычрануына китергән, алынган пробаларның нормадан тыш артык булуы ачыкланган.

Бу өч көндә Кәче һәм Арча янында Казансу елгасының су саклау зонасын кабат тикшерү үткәрелде. Юынтык суларны агызу дәвам итүе ачыкланды.

Мәгълүмат Арча районы Прокуратурасына һәм ТР Арча районы буенча Эчке эшләр бүлегенә тапшырылды. Хәзерге вакытта табигатькә китерелгән зыян күләме исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, Арча шәһәренең «Водоканал-Сервис» ҖЧҖ табигатьне саклау законнарын күп тапкырлар бозган иде.

Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан «Водоканал Сервис»ка табигатьне саклау законнарын бозуга юл куелмау турында кисәтү ясалачак».

«Сөт комбинаты чистарту корылмасы төзергә тиеш»

Кичә Кәче авылында бу мәсьәлә буенча төрле белгечләр катнашында җыелыш булды. Нинди нәтиҗәгә килүләре турында Кәче авылы башлыгы Руслан Гәрәев сөйләде:

Җыелышта администрация, прокуратура, «Водоканал Сервис» һәм Арча сөт комбинаты вәкилләре бар иде, экологлар да килде. Суд сөт комбинатына чистарта торган корылма төзергә дигән карар чыгарган. Ул 2025 елның 1 маена кадәр төзелеп бетәргә тиеш. Комбинат вәкилләре эшне башлаганнары турында хәбәр иттеләр. Алар тиз арада тәмамларга тырышабыз, диделәр. Экологлар исә суны тикшереп торачаклар.

Эше башланды. Шул корылманы тизрәк эшләп бетерсәләр, су да чистарыр дип өметләнеп торам инде мин, – ди авыл башлыгы.

Авыл башлыгыннан кем гаепле – «Водоканал»мы, сөт комбинатымы дип сорагач, ул анык кына әйтмәде.

Видеолар Зөфәр Ибраһимовның шәхси архивыннан һәм «Балыкчылар» төркеменнән алынды.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх