Израиль кораллы көчләре «Хезболла» лидеры Хәсән Насралланы үтерүе турында хәбәр итте. Ул Ливан башкаласы Бәйрут шәһәрендәге базасында булганда авиаһөҗүм нәтиҗәсендә үлгән. Насралла Дахия районындагы торак йортларда булганда ракета яки бомба белән атканнар.
Насралла белән бергә булган кызы Зәйнәб тә һәлак булган.
Израиль Насралла белән бергә аның көрәштшсе - "Хезболла" ның көньяк фронты командующие Али Капканың да юк ителүен яза. Израиль матбугат чаралары Зәйнәб үлеме турында да хәбәр итә.
"Хезболла" исә Насралла каты яраланды, һәлак булмады дип хәбәр итте. Зәйнәбнең мәете җимерекләр астыннан табылды, дип яза Ливан басмалары.
Насралла "Хезболла" төркеме белән 1992 елдан бирле җитәкчелек итә.
Израиль хәбәрләре буенча, Ливанның көньягын контрольдә тоткан һәм дистә еллар буе Израильгә каршы көрәш алып барган "Хезболла" җитәкчелегендәге бер генә хәрби лидер исән калган.
Свежие комментарии