На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

Свежие комментарии

  • Сергей Потемкин
    Гонишь....Гүзәл Әхмәтова: «...
  • В С
    Perevod gde ?«Шартлау тавышлар...
  • Андрей
    2012 жылы Қазақстанда сейсмикалық мониторингті екі ұйым: Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігінің Сейсм...Узып баручы поезд...

Винера Ганиева укучылары белән тиз туклану ноктасында хәйрия акциясендә чыгыш ясады

Татар эстрадасы йолдызлары Лилия Хәйруллина, Мөнир Рахмаев һәм җырчыларның «икенче әнисе» – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, шулай ук музыкант, «La Primavera» дәүләт камера оркестры сәнгать җитәкчесе, баш дирижер, Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязов «Вкусно – и точка» тиз туклану ноктасының «Гаилә бергә» хәйрия акциясендә катнашты.

Аларга кушылып хезмәткәрләр дә җырлады.

Винера Ганиева укучысы Мөнир Рахмаев белән «Яратыгыз» җырын җырлады, шулай ук Лилия Хәйруллина «Утрау» җырын бүләк итте, хәтта ул бургер да сатып карады.

«Чаллыда яшәгәндә, мондый бургерлар ясый торган нокта бары тик Казанда Бауман урамында гына бар иде. Мин әни белән Казанга барганда анда сыйлана идем, ә бара алмаганда алып кайтуларын сорый идем. Бүген монда чыгыш ясадым», – дип хатирәләрне барлады җырчы.

Фонд озак дәвалана торган балаларга ярдәм итә. Зур балалар хастаханәләре территориясендә гаилә йортлары төзи. Балалар, дәваланганда, анда гаиләләре белән яши ала.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх