На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Батырларча һәлак булган Камил Шакировның игезәк кызларына исем кушканнар

Балык Бистәсе районы егете – махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Камил Шакировның тормыш иптәше Адилә ике игезәк кызы белән бала тудыру йортыннан өйләренә кайтты. Хәзер ул дүрт кызы белән өйдә. Адилә һәм Камил Шакировларның Сәминә һәм Сәйдә исемле 5 һәм 7 яшьлек кызлары бар.

Адилә Шакирова 1 айдан артык бала тудыру йортында ятып чыкканнан соң, хис-тойгыларын «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.

Ул хастаханәгә 7 апрельдә үк яткан иде. Балалар 24 апрельдә 2000 (41 см) һәм 1580 грамм (39 см) авырлык белән дөньяга килде. Авырлык җыю һәм хәл кертү өчен, табиблар аларны 13 майга кадәр караган.

Бала тудыру йортыннан каршыларга сабыйларның ике яктан әби-бабайлары, туганнары, Адиләнең төркемдәшләре, шулай ук җырчы Фирдүс Тямаев та килгән. «Бик сөендерделәр, рәхмәт яусын», – диде Адилә.

Фото: © Адилә Шакированың шәхси архивыннан

«Әлхәмдүлилләһ. Өйдә рәхәт, үз өеңдә стеналар да терелтә дигән сүзләр дөрес икән. Балалар бик сагынганнар. Кырыемда песи кебек кенә йөриләр. Көне буе бүлмәдән дә чыкмыйлар, балаларны карап яталар, шешәдән ашаталар, эчертәләр. Кичә кич: «Әзрәк сөеп алыйм әле, көне буе күрмәдем кечтиләрне», – дип тә куйдым әле. Аллаһка шөкер, үземне яхшы хис итәм», – дип сөйләде Адилә.

Балаларга Аиша һәм Әминә дип исем кушканнар. «Әминәне Камил төшкә кереп кушкан иде. Аиша дип үзем куштым. Хәзер безгә әти-әниләр дә, сеңлем дә килеп булыша», – дип уртаклашты.

Бала үстерүчеләр белә: хәзерге заманда сабыйларга бик күп кирәк, бар нәрсә дә кыйммәт – кием-салымы да, балалар ризыгы да. Адиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен аның номерын күрсәтәбез, банк картасына беркетелгән: 8-939-316-69-49 (Саклык банкы).

  • «Ике кызы көтә, тагын икесе әле карында...» – батырларча һәлак Камил Шакиров истәлегенә
  • «Тормышлары матур булсын»: махсус операциядә һәлак Камил Шакировның игезәкләре туган

 

Ссылка на первоисточник
наверх