На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Фәнни фараз: татар галимнәре Самарага нигез Алтын Урда чорында салынган дип саный

Самара өлкәсе Универсаль фәнни китапханәсендә Самарага нигез салу датасы турында бәхәсләштеләр.

Самара өлкәсе Универсаль фәнни китапханәсендә Самара губернасының 175 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл булды. Анда төбәктәге тарих белгечләре, музей хезмәткәрләре һәм дәүләт вәкилләре катнашты.

Фәнни очрашуда шәһәрнең 1586 елдан күпкә иртәрәк формалашуын күрсәтүче яңа дәлилләр яңгырады

Төп игътибар Өлкә татар тарихын өйрәнү иҗтимагый җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимов әзерләгән Урта гасырдагы «SAMAR» җирлеге: анализ һәм чыганакларны интерпретацияләү мәсьәләсенә карата» дигән мәкаләгә юнәлгән иде.

Анда шәһәрнең Алтын Урда чорында барлыкка килүен раслый ала торган карталар турында сүз бара. Шамил Галимов әйтүенчә, мәкаләдәге фикерләрне кире каккан археологлар да очраган.

Фото: «Сәлам» газетасы мөхәррире Руслан Мостафин

Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов та Самараның нигезләнеш датасын 1586 елга түгел, ә Алтын Урда чоры белән бәйли. «Барбаш каберлеге монда мордва халкының булганлыгын күрсәтә, ул Идел аша кичүне контрольдә тоткан. Әгәр татарларны әле «күчмә халык», монда ниндидер «кыргый» татарлар гына күченеп йөргән, дип әйтеп булса, мордва халкы турында алай әйтеп булмый. Бу – утрак җирлек, ул – утрак халык, һәм ул беркайда да күченеп йөрмәгән», – ди галим.

Фотоны «Сәлам» газетасы мөхәррире Руслан Мостафин тәкъдим итте

ТФ академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр Үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев Самараның урта гасырларда «Samar» дигән исем белән карталарга кереп калуын искәртте. «Бу топоним Алтын Урда чорына туры килә, ләкин хәзерге Самара шәһәре шул катламнар өстенә утырганга күрә, археологик яктан аны аерып алу авыр», – дип аңлатты ул.

Самара өлкәсе П.

В. Алабин исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музееның археология бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Анна Кочкина, киресенчә, урта гасыр карталарын шәһәр статусы дәлиле итеп карауны нигезсез дип саный. Бу сәбәпле Искәндәр Измайлов белән Анна Федоровна Кочкина арасында туган бәхәс аеруча игътибарны җәлеп итте.

Искәндәр Измайлов: «Үзегез, археологлар ышанычлы фактларга гына таянып эшли, дип әйтәсез, әмма бүгенге көндә 15-16 гасырларга караган нигезле тикшеренү сезнең дә, безнең дә юк. Шулай булгач, нигә без 1586 елны гына рәсми дата дип атыйбыз соң?» – дип сорады.

Моңа җавап итеп Анна Кочкина: «Искәндәр Лерунович, минемчә, ул катламнар әле тулысынча өйрәнелмәгән», – диде.

Измайлов: «Алайса, нигә безгә Алтын Урда катламнары да ачылыр, дип фараз итмәскә?» – дип өстәде.

«Алар ачылса, без бик шат», – дип йомгаклады Анна Кочкина.

Чара барышында, шулай ук, Самара дәүләт тикшеренү университеты археологик лабораториясе фәнни җитәкчесе Сергей Зубов, Тимур белән Туктамыш арасындагы бәрелеш турында үз тикшеренүләре белән уртаклашты. Түгәрәк өстәл ахырында шәһәр тарихының урта гасыр катламнарын бергәләп өйрәнү зарурлыгын ассызыкладылар. Азактан, фикер алышу килгән кунаклар өчен әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх